Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ДИН ҺӘМ ТОРМЫШ

Азнакайның Ак мәчетендә имамнар җыелды

Очрашуны район мөхтәсибе Азат хәзрәт Талибуллин башлап җибәрде

Килгән кунаклардан район Советы аппараты җитәкчесе Айдар Хәлиуллин һәм башкарма комитетының эшләр белән идарәчесе Руслан Дәүләтшин район мәчетләрендә янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен саклау, террорга каршы эшне алып бару, ташландык йортлар хакында сөйләделәр.

Район имамнары көн кадагында торган мәсьәләләр буенча үз фикерләре белән бүлеште, җитәкчелеккә сораулар биреп, төпле җаваплар алды. Әңгәмә барышында балаларны дөрес итеп тәрбияләп үстерү, татар телен һәм милли кыйммәтләрне саклап калу кебек зур әһәмияткә ия сорауларга да күп игътибар бирелде.

— Рәисебез Рөстәм Миңнехановның татарларның гореф-гадәтләре каннан күчеп килә дигән фикерен укыдым. Әле гореф-гадәтләрне җиткерер өчен имамнар, хәзрәтләр булганда, күңел тыныч. Ә телне саклау — һәркемнең бурычы, һәм ул үзебездән генә тора, — диде Айдар Хәлиуллин, очрашуны йомгаклап.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев