Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ДИН ҺӘМ ТОРМЫШ

Азнакайлылар өчен май аенда дини истәлекле даталар

21 май – 1 нче Зөлкагъдә

Аллаһы Тәгалә кайбер айларны һәм көннәрне калганнары арасыннан сайлап алды һәм дәрәҗәләрен югары кылды.

Шулай ук, Раббыбыз кайбер айларны Үзенең хикмәте белән харам итеп билгеләде, шушы 12 айның 4се харам айлар булып санала Харам айларда кылынган гөнаһның да, изге гамәлнең дә авырлыгы зуррак Моның турында Аллаһы Тәгалә әле генә укыган аятьнең дәвамында болай дип әйтә:

«Шуларның дүртесе - харам [айлар]. Бу - [рәвешле елның уни­ке ай булып, шуларның дүртесенең харам кылынуы турында-гы хөкем Ибраһим һәм Исмәгыйль галәйһимүссәлам] калган] хак дин. [Моннан соң бернинди айда да, бигрәк тә] Боларда [гөнаһ эшләү һәм гыйбадәтләрне кире кагу белән җаныгызны җәһәннәмгә атып] үз-үзегезгә золым итмәгез». «Тәүбә», 9:36

Бу 4 ай: раҗәб, зөлкагъдә, зөлхиҗҗә һәм мөхәррам Пәйгамбәребез дә бу хакта: « Ел унике айдан тора, шуларның дүртесе - харам айлар Өчесе - зөлкагъдә, зөлхиҗҗә һәм мөхәррам бер-бер артлы киләләр, ә дүртенчесе - җөмәдәл-ахыр белән шәгъбан арасындагы раҗәб ае», - дигән.

Зөлкагъдә - мөселман тәкъвименең 11 нче ае Гарәпчәдән бу сүз «утырып тору», «бер урында тору», «утраклык ае» дип тәрҗемә кылы-на Намазда да кагъдә - утырып тору бар Бу айда гарәпләр үзләренең күченеп йөрүләрен тәмамлаганнар һәм хәрби походларын туктатып торганнар Зөлкагъдә харам айларның берсе, дип әйтеп уздык Әмма ха-рам ай бул ганга гына бу айларда гөнаһларның авырлык дәрәҗәсе шулай югары түгел Гарәп теленнән кергән ихтирам сүзенең дә тамыры харам сүзенең тамыры белән бер бит Икенче төрле әйткәндә, бик тә хөрмәтле айлар булганга, бу айда гөнаһлар кылу да ярамас

Зөлкагъдә, калган һиҗри айлар кебек, бик фазыйләтле, хөрмәтле айлардан санала Аның турында, бер яктан караганда, мәгълүмат та күп түгел кебек Шул ук Рамазан аен алып карасак, бу айда ураза буласын бар дөнья белә кебек Ураза һәм Корбан гаетләре белән дә эш шулайрак тора Ә сез пәйгамбәрләребез Ибраһим һәм Гайсә галәйһимүссәламнәр дә шушы айда туганнарын белә идегезме? Яки зөлкагъдә аеның харам ай икәнен?

Зөлкагъдә - утырып тору, утрак тормыш, дип әйттек Утырып тору, ягъни дөнья куып, арлы-бирле чабудан туктап тору, утырып уйланып алу, бу дөнья һәм Ахирәт хакында фикер йөртү Нәфесебезне тәрбияләү, якынлашып килә торган хаҗ турында гыйлемнәр алу - болар барысы да зур бер форсат булып тора бит Әмма нәфес - ул кешенең аерылгысыз бер өлеше Кемдер нәфесне начар бер әйбер дип күз алдына китерергә мөмкин Әмма, җәмәгать, нәфес булмаса, без, гади генә әйткәндә, акча эшләргә, ризык эзләргә дә иренеп утырган булыр идек Нәфесне гаепләү, аны гөнаһка илтә торган бер әйбер дип кабул итү - бераз хата да Үзеңне, гаиләңне тәэмин итү - ир-атның турыдан-туры вазифаларыннандыр Нәфесне галимнәр берничә төргә бүлеп карыйлар Әмма аларның иң ях-шысы - сине Аллаһыга якынайта торган нәфес: тынычлап гыйбадәт тә кылдыра, тынычлап эшләтә тә Кеше, нәфесенә карап, әллә ниләр эшләргә омтылып яши, ник әле шул нәфеснең омтылышын җәннәткә керергә юнәлдермәскә, ди? Тормышта бик күп юллар бар, әмма ат та бит, дилбегә кайсы якка тарта, шул якка борыла Нәфесебезне һәр даим тәрбияләп тор-сак, аны йөгәнләп, изге гамәлләр эшләргә юнәлдер сәк, тормыш юлыбыз да, иншәАллаһ, хәерле җирләргә генә илтер

Зөлкагъдә аенда махсус гыйбадәтләр, әлбәттә, каралмаган Һәрвакыттагыча игелекле эшләр башкарырга, гыйбадәтләребезне арт-тырырга, намаз укырга, садака бирергә, Коръән укырга, холкыбызны ях-шыртырга һәм гөнаһлардан ерагаерга омтылырга кирәк Имам Әбү Да-выд рахмәтуллаһи галәйһи китергән бер хәдистә бик тә мөһим сүзләр әйтелгән: « тыелган айларда ураза тот һәм авыз ач, тыелган айларда ураза тот һәм авыз ач » Ошбу хәдисләрдә харам айларның һәр көнен уразада булырга кирәк, дигән мәгънә ятмый, динебездә Рамазан аеннан кала көн саен ураза тота торган айлар юк Әмма ураза гыйбадәт кылуның иң мөһим төрләренең берсе булып тора Ураза тоту яшерен савапка ия икәнен онытмасак иде, ягъни ураза турында ураза тотучы кеше үзе һәм Аллаһы Тәгалә генә белә Шуның белән дә ул калган гыйбадәтләрдән ае-рылып тора

Әбү Һөрайра радыяллаһу ганһедән китерелгән хәдистә болай дип әйтелә: «Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәллам болай дип әйтте: «Адәм балаларының гамәлләре Аллаһы Тәгалә хозурына дүшәмбе һәм пәнҗешәмбе көннәрендә китерелә Һәм мин гамәлләрем Раббым каршы-на китерелгәндә уразалы булырга телим»

Пәйгамбәребезнең сөннәте булган дүшәмбе һәм пәнҗешәмбе ура-залары, һәр һиҗри айның уртасында - 13, 14, 15е көннәрендә тотылган сөннәт уразалары бу айда да тотылса, хөрмәтле, ихтирамлы ай булганга күрә, савабы тагын да артыграк булыр, иншәАллаһ

Зөлкагъдә аеннан соң зөлхиҗҗә ае килә Ислам диненең бер багана-сы, фарыз булган олуг гыйбадәт - хаҗ ае һәм вәҗиб булып торган корбан чалу ае Зөлхиҗҗә аенда да ураза тоту турында күпләребезнең ишеткәне бардыр Ә аңа әзерлек итеп шушы ай тора

Хаҗга бырырга, корбан чалырга ниятләгән һәр кешегә Аллаһы Тәгалә җиңеллекләрен бирсен! Әәмин!

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев