Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ДИН ҺӘМ ТОРМЫШ

Азнакайлылар Бөтендөнья хиҗаб көнен билгеләп үттеләр

Шәһәребезнең Ак мәчетендә Бөтендөнья хиҗаб көне уңаеннан бик күңелле чара узды. Очрашуны мөхтәсиб Азат Талибуллин һәм Татарстанның көньяк-көнчыгыш казые Марат хәзрәт Марданшин эчтәлекле вәгазь белән башлап җибәрделәр, хатын-кызның җәмгыятьтә зур роль уйнаганын ассызыклап, җыелган мөслимәләргә изге теләкләрен юлладылар

Азнакай мөслимәләр җәмгыяте җитәкчесе Гөлшат ханым Шәйхулова да  бик үтемле вәгазь сөйләде.

Әлмәт мөслимәләре җитәкчесе Рәйхана ханым, һәрвакыттагыча,  бик кызыклы мәгълүмат белән бүлеште.Үзе белән татар хатыннарының милли киемнәрен дә алып килгән иде. Шунда ук киемнәр күргәзмәсе дә оештырылды. 

Чарада Лениногорск шәһәре мөслимәләре дә катнашты. 

Гүзәл затларыбыз күңелле викториналарда көч сынаштылар, лотереяда бүләкләр уйнатылды. Очрашуда килгән һәркем истәлекле бүләк отып, күтәренке кәеф белән кайтып китте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев