Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ДИН ҺӘМ ТОРМЫШ

Азнакайда имамнар җыелышы үтте

Әсәй авылында узган мөхтәсибәт җыенында имамнар узган елга йомгак ясау һәм алга бурычлар билгеләү максатыннан җыелдылар

Очрашуда район Советы аппараты җитәкчесе Айдар Хәлиуллин, ТР Көньяк-көнчыгышы казые Марат Мәрданшин, Азнакай районы имам-мөхтәсибе Азат хәзрәт Талибуллин, шәһәр, район имамнары катнаштылар. Айдар Фәндәс улы узган елда төзелеш, мәгариф, мәдәният, спорт һәм башка өлкәләрдә башкарылган эшләр, ирешкән уңышлар һәм район тормышына бәйле башка мәсьәләләр хакында чыгыш ясады, әлеге уңышларга ирешүдә, яшь буынга рухи-әхлакый тәрбия бирүдә зур өлеш керткән дин әһелләренә дә зур рәхмәтен белдерде. 

ТР Көньяк-көнчыгыш казые Марат Мәрданшин Азнакай мөхтәсибәтенең эшенә югары бәя бирде, бигрәк тә Ислам нигезләрен, гарәп телен өйрәнүдә үрнәк булуларын билгеләп үтте. Гарәп телен укыту шактый авыр һәм үзенчәлекле булуына да карамастан, бүгенге көндә мәдрәсәләрдә 20 артык укучы укый. Ул шулай ук махсус хәрби операциядә булган хәрбиләргә гуманитар ярдәм генә күрсәтеп калмыйча, хатлар, җылы сүзләр һәм, әлбәттә, догалар белән дә аларның рухларын күтәрергә киңәш итте. 

Азнакай районы имам-мөхтәсибе Азат хәзрәт Талибуллин узган елда башкарылган эшләргә йомгак ясады. Имамнар киләсе елга бурычлар билгеләделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: имам