Азнакай шәһәре Зәңгәр мәчетендә әниләр белән очрашу узды
Анда әфган, чечен сугышларында, башка хәрби хәрәкәтләрдә, махсус хәрби операциядә уллары һәлак булган әниләр чакырулы иде.
Очрашуны Зәңгәр мәчет имам-хатыйбы Нәфис хәзрәт Хәкимов яуда һәлак булган ир-егетләребез рухына дога укып башлап җибәрде. Азнакай районы башлыгы Марсель Шәйдуллин әниләрнең олы кайгысын уртаклашып, сабырлыклар теләде. Әниләр чәй табыны артында үзара сөйләшеп утырдылар, җитәкчеләргә булган үтенеч-сорауларын да бирделәр.
«Хәлеңне белешеп, кайгыңны уртаклашсалар барыбер дә җиңелрәк», – дип әниләр оештыручыларга рәхмәтләрен белдерделәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев