Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ДИН ҺӘМ ТОРМЫШ

Азнакай районы мәчетләрендә Ураза гаете уңаеннан бәйрәм чаралары үтә

Бүген барлык мөселман дөньясы иң бөек бәйрәмнәрнең берсе булган Ураза гаетен билгеләп үтә. Әлеге уңайдан шәһәрдә, авылларыбызның барлык мәчетләрендә дә гает намазы укылды, вәгазьләр тыңланды, моңлы тәкъбирләр әйтелде.

Шәһәребезнең Ак мәчетендә узган бәйрәм чарасында район башлыгы Марсель Шәйдуллин да катнашты.  Барлык мөэмин-мөселманнарны Ураза гаете белән тәбрикләп, ул һәр гаиләгә иминлек теләде. 

-Рамазан аенда безнең һәрберебез игелекләр, яхшылыклар кылырга ашыкты, күркәм эшләребез дәвамлы булып, мәрхәмәтлелек, киң күңеллелек кебек асыл сыйфатларыбыз алга таба да озата барса иде. Барчагызга да сәламәтлек, бәхет-сәгатәт насыйп булсын. Корбан гаетен дә шулай зурлап, бергә каршы алырга язсын, - диде район башлыгы.

Район-шәһәр мөхтәсибе Азат Талибуллин үзенең вәгазендә изге Рамазан аеның һәм ураза тотуның зур әһәмиятен билгеләп үтте, алга таба да дус, бердәм булып, татулыкта яшәргә өндәде.

Фоторепортаж: Лилия Баянова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев