Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ДИН ҺӘМ ТОРМЫШ

Азнакай районы Әгерҗе авылында Рамазан ае игелекләргә бай булды

Менә Рамазан ае да үтеп китте. Күңелләребез игелек белән тулган бу айда һәркем игелек, шәфкать күрсәтергә, мохтаҗларга ярдәм итәргә тырышты.

Әгерҗе авылында да авылдашлар ифтарлар уздырдылар, күңелләргә иман өстәүче вәгазьләр сөйләделәр, аралаштылар.

Әйе, игелеккә кайда да урын бар. Мәсәлән, бу айда мәчет әһелләре изге күңелдән бирелгән хәер-сәдакалардан өлеш чыгарып, физик мөмкинлекләре чикле һәм күпбалалы гаиләләргә күчтәнәчләр дә тараттылар. Ә «Ашамлыклар» кибете җитәкчесе Кәрамова Фәридә бер көндә кибеткә кереп икмәк алучыларга, аны хәер итеп биргән.

Тормышыбыз игелекләр белән матур. Ураза айларында гына түгел, һәрдаим бер-беребезгә ярдәмчел булыйк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев