31 декабрь 2017 яңалыклары
-
Марсель ШӘЙДУЛЛИН Азнакай халкын Яңа ел белән котлый
Өйләребезгә яратып, көтеп алган Яңа ел бәйрәме керә. Матур гадәт буенча без үткән елга нәтиҗә ясыйбыз һәм киләчәккә якты планнар корабыз. Районыбыз быел да ныклы үсешен дәвам итте. Алдыбызга куйган бар максатларны да тормышка ашырдык. Төп күрсәткечләр буенча Азнакай республикабызда алдынгы урыннарда. Азнакайлыларның уртак тырыш һәм намуслы хезмәте нәтиҗәсендә 2017...
-
Азнакай районы Актүбә бистәсе Кышкы әкияткә чумды
(Азнакаево, aznakaevo-rt.ru) Ю.Гагарин исемендәге Мәдәният йортында балалар һәм әти-әниләр өчен Чыршы бәйрәмнәре гөрләде. Әкият геройлары балаларга мавыктыргыч тамаша әзерләделәр. Төрле конкурсларда, уеннарда, чыршы тирәли биеп-җырлап, алар рәхәтләнеп күңел ачтылар, фотосүрәткә төштеләр һәм бүләкләр алдылар. Ю.Паняева, иҗади эш буенча директор урынбасары
-
Үрдәк, диета һәм...мәхәббәт - Халидә Галимова, Азнакай
Иртәнге якта төш күрде Сания. Кып-кызыл күлмәк кигән дә, чәчләрен таратып тәрәзә янында басып тора. Шул чакта кемдер аңа: - Сания, чык! - диеп эндәшә. Аска караса, кулына ап-ак ромашкалар тотып Самат басып тора. Ул кулларын сузып, Санияны үзенә чакыра. Сания тәрәзәдән төшмәкче була, тик сыя алмый. Ишеккә бара, аннан...
-
Мәнәвезлеләрне Кыш бабай өйләрендә тәбрикләде - ФОТО һәм ВИДЕО
Мәнәвез авылы мәдәният йортында бал маскарад бик күңелле узды. Ул җыр-биюгә, бәйгеләргә бай булды. Иң яхшы Яңа ел бизәлеше конкурсына йомгак ясалып, җиңүчеләр бүләкләнде. Кыш бабай балаларны өйләренә йөреп тә котлады, аларга бүләкләр өләште.
-
Гөлчәчәк Садретдинова: "Тагын бер көн үтеп бара"
Туган якка кайтып барышым Хәтирәләр белән җитәкләшеп, Туган якка кайтып барышым. Еллар узган саен тирәнәя Йөрәгемдә сагыну-сагышым. Чит- ят җирләр тиң булалмый икән Тәпи атлап киткән ягыңа. Каеннарым шавын алыштырмам Ымсындыргыч диңгез шавына. Киң урамнар, шул ук таныш сукмак Көтеп тора җәеп кочагын. Туган йортым капка төпләренә Каршылар күк чыгып,...