Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Гөлчәчәк Садретдинова: "Тагын бер көн үтеп бара"

Туган якка кайтып барышым Хәтирәләр белән җитәкләшеп, Туган якка кайтып барышым. Еллар узган саен тирәнәя Йөрәгемдә сагыну-сагышым. Чит- ят җирләр тиң булалмый икән Тәпи атлап киткән ягыңа. Каеннарым шавын алыштырмам Ымсындыргыч диңгез шавына. Киң урамнар, шул ук таныш сукмак Көтеп тора җәеп кочагын. Туган йортым капка төпләренә Каршылар күк чыгып,...

Туган якка кайтып барышым

Хәтирәләр белән җитәкләшеп,

Туган якка кайтып барышым.

Еллар узган саен тирәнәя

Йөрәгемдә сагыну-сагышым.

Чит- ят җирләр тиң булалмый икән

Тәпи атлап киткән ягыңа.

Каеннарым шавын алыштырмам

Ымсындыргыч диңгез шавына.

Киң урамнар, шул ук таныш сукмак

Көтеп тора җәеп кочагын.

Туган йортым капка төпләренә

Каршылар күк чыгып, кыз чагым...

Аяз көнне яңгыр тамды дисәм,

Ялгышканмын, явым түгел лә:

Йөрәгемә генә сыешалмый

Ләйсән булып яшем түгелә...

Игътибарлы булык!

Җил иссә дә, өзелергә тора

Өлкәннәрнең күңел кыллары.

Авыр эштән сулып, бирчәйгәннәр

Еллар сыры сеңгән куллары.

Җан тетрәвен учларына кысып,

Яшен йота күпләр бүген дә.

Битарафлык, салкын карашларга

Алар, юкса, лаек түгел лә...

Рәнҗетелгән күңел - тапталган гөл,

Яңармастыр, сулар сипсәң дә...

Бәхиллеген сорап, кабат-кабат,

Хатаң өчен тәүбә итсәң дә.

Бер җылы сүз җитәр төсле, юкса,

Эретергә күңел бозларын.

Мөмкиндер ич кагып төшерергә

Иңгә баскан хәсрәт тузанын.

Игътибарлы булсак иде бераз

Күпне күргән өлкән буынга.

Әйләнмәсәк иде игелексез,

Битараф бер шайтан колына...

Хезмәт тылсымы

Кем диңгездә сырт кыздыра,

Туздыра бар акчасын.

Ә минем чабудан тарта

Шул бәрәңге бакчасы!

"Диетадамы әллә?" - диләр, -

Һич үзгәрми буй-сының!"

Тазарырга вакытым юк,

Беләм аның тылсымын!

Колакка чорнап куегыз,

Дуслар, сезгә әйтәмен:

Тренажердай уйнап тора

Кулымдагы кәтмәнем!

Җырлый- җырлый кортын җыям,

Утап алам чүпләрен,

Бәрәңгеләрем уңсын дип

Күмеп чыгам төпләрем.

Солярий да бушлай монда,

"Мунча"сыда үзендә,

Хезмәт белән чыныгабыз,

Ышаныгыз сүземә!

Изге ай

Күңелләргә иман нуры иңә

Яңгыраган чакта дога, азан,

Аллаһының затлы бүләге ул,

Сынау вакыты - изге Рамазан!

Кушканнарын үтәү Тәңрәбезнең -

Мөселманның йөзе аклыгыдыр.

Тыелганнан тыю нәфесләрне

Һәрбер җанның иман пакълегедер.

Дога белән күтәрелгән куллар -

Игелекнең якты өлгеседер.

Мохтаҗларга ярдәм кулы сузу -

Мәрхәмәтле булу билгеседер.

Сәхәр белән ифтар аралыгы -

Оҗмаһ ишегенең ачкычыдыр.

Һәрбер кылган дога гөнаһлардан

Аралаучы гыйлем баскычыдыр.

Вәсвәсәле уйлар коллыгыннан

Азат иткән безне - Уразадыр.

Киләчәккә изге гамәл аша

Атап сызган ул бер буразнадыр!

Кыйбланы югалтмыйк!

Тормыш юлы борма, сикәлтәле,

Үз сукмагын үзе сайлый кеше.

Берәү уңга ала, берәү сулга,

Һәрберенә җирдә үз өлеше.

Гомер йөген тартып барыр өчен

Бик күпләрнең никтер җитми көче.

Яшәү - чиксез көрәш кыры диләр,

Кемгә әче анда, кемгә төче...

Чишәр өчен язмыш төеннәрен

Үтмәсә дә кайчакларда теше,

Сукмагыннан тайпылмасын берүк,

Үз кыйбласын югалтмасын кеше!

Кичерә күр!

Җир ананың ярсый-ярсый

Яшькә чыланган чагы...

Битарафлыктан әрнешеп

Сызлыйдыр, ахры, җаны...

Суыртабыз көн-төн маен,

Ул соң ничек чыдасын?

Бугазына баса-баса

Сулышларын бугачтын...

Күпме калды, озаккамы,

Җитәр тагын түземе?

Тәңредән ярлыкау сорап,

Җиткерәмен сүземне:

Юктан бар иттең, илаһым,

Синең кулда барыбыз.

Кичерә күр, гөнаһлардан

Без дә сабак алырбыз...

Авылыма

Ыгы-зыгы шәһәр шау-шуыннан

Качтым әле алып башымны.

Очар кошлар булып кайттым, авылым,

Кочар өчен нигез ташымны.

Туфрагыңа кадәр газиз миңа,

Шифа һаваң - дәва җаныма.

Шуның кадәр җирсеп сусаганмын,

Сихри кичең, алсу таңыңа.

Сандугачлар җырын тыңлый-тыңлый

Балачагым искә төшерәм.

Хәл белешеп, күчтәнәчен төйнәп,

Дуслар керә тирә-күршедән!

Авыл авыл инде, бер йодрыктай,

Бар да монда туган шикелле.

Йөзләрендә балкый иман нуры,

Карашлары җылы, сөйкемле.

Язмышыбыз кая ташласа да,

Кушылсак та шаулы агымга,

Бер ананың балалары төсле

Сыенабыз кайтып авылга!

Без - татарлар!

Без - татарлар, без - Тукайлы милләт,

Шуңа, ахры, горур халкыбыз.

Даһиларның мирасларын саклап,

Яшәр өчен җирдә хаклыбыз!

Туган телебезне богауларга

Юл куймабыз, шушы шартыбыз.

Зур үрләргә әйдәп тора һәрчак

Җир анага биргән антыбыз!

Утта янмый, суда батмый торган

"Татар! "дигән корыч атыбыз.

Ассалар да, хәтта киссәләр дә,

Туган телебезне сатмыйбыз,

Күз карасы кебек саклыйбыз!

Ленин бабай туган көн

Нинди хозур, матур иртә бүген,

Кояш чыкты, дуслар, карагыз!

Юкка түгел, чөнки туган бүген -

Юлбашчыбыз - Ленин бабабыз!

Ниләр генә халык сөйләсә дә,

Тарих тарих булып каладыр.

Безнең яшьлек сүнмәс ялкын булып,

Йөрәкләрдә мәңге янадыр!

Аңлар өчен

Агым уңаена түгел,

Син каршы йөзеп кара.

Бары тәвәкәлләр генә

Бу тормышта таш яра.

Ачның хәлен тойыйм дисәң,

Бераз ач торып кара.

Сүз кылдан үткен булса да,

Гамәлләр өстен кала.

Авыруга дару түгел,

Җылы сүз кайчак дәва.

Ихлас әйткән бер рәхмәт тә

Мең бәладән коткара.

Кайчак язмыш усал көлеп,

Уттан суларга сала.

Сабырлар исә барыбер

Котылу җаен таба.

Тормыш һич тә көтмәгәндә

Киртәләр корса алда,

Кайгы-шатлыгың бүлешер

Якыннар булсын янда!

Дога кылам

Әниемнең ихлас догалары

Саклап йөртә барыр юлымда.

Инде бүген үзем дога кылам,

Тәүфикъ сорап кызым, улыма.

Һәр иртәмне "бисмилла"дан башлыйм,

Дога белән ачам күземне.

Хәвәф-хәтәрдән берүк сакла,

Ишетә күр, Ходам, сүземне!

Сагыну

Бар җиһанга үзгә бер ямь биреп,

Яңгыратып, чырык-чырык көлеп,

Ромашкалы җәйгә аланнардан

Балачагым килеп чыгар кебек...

Гомерузган саен нәни чаклар

Сагындыра бәгырьләрне телеп.

Ромашкадан түгел, хыялымнан

Тәкыялар киям хәзер үреп...

Әлдә син бар, Әни!

"Әни" сүзе-сүнмәс кояш кебек,

Җылы нурын сирпи җаныма.

Яшәү көче бүләк итәр өчен

Әлдә син бар, Әни, янымда!

Синең назлы йомшак тавышыңа

Юктыр тиңнәр якты дөньяда,

Көннәр ямьле, ашлар тәмлерәк шул

Янәшәдә тик син булганда!

Фәрештәдәй канат җәеп торган

Син ул, Әни, барыр юлыма.

Синдәй әни була алсам иде

Газизләрем - кызым, улыма!

Тагын бер көн үтеп бара...

Офыкларда тоташ рәшә булып,

Менә тагын бер көн үтеп бара...

Вакыт безнең гомерләрне, гүя,

Тезгәннәргә үзе шулай сала...

Көз ерактан, әнә, кулын изеп,

Кочагына безне кабат ала...

Җәйге җылы, сихри, матур көннәр

Якты хәтирәләр булып кала...

Әле генә, юкса, җәйләр иде,

Бусагада инде көз сулышы...

Сәгать теле исә үзе белән

Әйди алга безнең бар тормышны...

Яшьлек еллары

Алсу гөлләр керфегендә

Яшьлек елларым яна.

Тынгы белмәс йөрәгемне

Сагышка сала-сала.

Сизелми дә кала икән,

Гомер үтә, кай ара...

Шау чәчәкләр төсле, юкса,

Яшь идек әле яңа...

Гомеремнең аргамагы

Җилдереп, алга чаба.

Очар кошлар канатында

Яшьлегем үтеп бара...

Безнең сөю (җыр)

Караңгы төн кочагында

Учак яктык икәү.

Безнең сөю, әйтерсең лә,

Тоташ яшьнәү, күкрәү!

Очкынланып яна хисләр,

Кайнар учак төсле.

Безнең сөю-сынмас корыч,

Бар нәрсәдән көчле!

Кушымта

Кара төнне якты иткән

Син йолдызым икән.

Янып яшик гомер буе

Мәңге шулай, иркәм!

Балаларда безнең дәвам...

Бала бала булмыйдыр шул,

Чагалары булмаса...

Үскән чакта йөрәкләрне

Чеметтереп тормаса...

Әчеттереп вакыт-вакыт

Сыкраса да яралар,

Бар нәрсәдән кадерлерәк

Җан җимеше - балалар!

Беләккә дә, йөрәккә дә,

Була авыр чаклары...

Бал кортыннан зәһәрерәк

Кайчакларда чакканны...

Гомер буе "балам" диеп,

Яши адәм баласы.

Шул балалар кулларына

Безгә бер көн каласы...

Әй, Ходаем, тәүфигың бир,

Хәсрәтләрдән арала...

Сикәлтәсез сукмакларны

Насыйп итче, балама!!!

Бәхет ул...

Бәхет тынлыкны ярата,

Яратмый шаулаганны,

Булганына шөкер итми,

Артыгын даулаганны.

Бәхет ул ирек ярата,

Яратмый богауларны.

Сабырсызланып тормышта

Уфтану, елауларны.

Көтмәгәндә килә бәхет

Кадерли белгәннәргә,

Тормышның кара ягын да

Ак итеп күргәннәргә.

Иңеңә кунган бәхетне

Саклый белергә кирәк.

Йөзеңнән нур бөркеп торса,

Бәхетең янәшә, димәк!

Гөлләрем

Гөлкәйләрем сулар көтеп,

Төбәлгәннәр күземә.

Шелтәле карашларыннан

Комач булды йөзем дә.

Кичерегез, җаныйларым,

Таныйм кылган хатамны...

Авылда үткәреп килдем

Мәшәкатьле атнамны:

Җиләк-җимешен җыйныйсы,

Чүбен утап аласы...

Баш белән эшкә чума ич

Җәен авыл баласы!

Ә шәһәрдәге гөлләрем

Сагынышып көткәннәр.

"Апабыз кайчан кайтыр?" - дип,

Зар елашып беткәннәр.

Туендырып сулар бөрким

Яраткан гөлләремә.

Шау-чәчәккә күмелсеннәр,

Ямь биреп өйләремә!

Ышанасы килә...

Ышанасы килә, бу дөньяның

Чистарыр бер тузанланган йөзе,

Кара пәрдәләрдән арыныр да

Ачылыр кук томаланган күзе...

Ышанасы килә, бергә чакта

Җиңелер бар борчу, сагышлары.

Бәхет кенә бүләк итәр әле

Агымсудай гомер агышлары.

Ышанасы килә, шытым бирер

Без утырткан бәхет орлыклары.

Насыйп булса иде тигезлектә

Тупырдатып сөю оныкларны!

Ышанасы килә, алда әле

Ачылмаган серләр тылсымына...

Киләчәгем өмет өреп җанга

Төшләремә кереп ымсындыра.

Шөкер итәм...

Якты көнгә ихлас теләк аша

Шөкер итеп, ачам күземне.

Ходаема мең-мең рәхмәт укып,

Дога белән башлыйм сүземне.

"Бисмилла"мны әйтеп, торып китәм,

Кабат тоям җирнең терәген.

Татлы ләззәт, Тәңрем, кабул итү

"Гомер" атлы олы бүләгең!

Кайтып керсәм-җылы өем көтә,

Табыныбыз тулы сый-нигъмәт.

Якыннарым һәрчак янәшәмдә,

Шушы икән лә ул, чын җәннәт!

Хезмәт бизи кешене

"Эше барның-ашы бар!" дип,

Борынгылар әйткән белеп.

Ялкау йөрер үз дөньясын

Татлы ялган белән төреп.

Тырыш гамәл-йөз аклыгы,

Кыл да аны, суга агыз.

Бәхет таҗын кияр өчен,

Маңгай тирең таму фарыз.

Агачларны яфраклары

Ә кешене хезмәт бизи.

Киләчәген һәрбер кеше

Үз куллары белән төзи.

Эшләмичә, кешнәп кенә

Булмыйдыр ул дөнья көтеп.

Яшик җирдә гомерләрне

Һәммәсенә үрнәк итеп!

Тормыш ул...

Тормыш - сынау, өстә офык,

Аста исә - соры бушлык...

Кылдан нечкә җеп өстеннән

Алга ыргыйбыз шуышып...

Юк итәргә мөмкин безне

Саксыз кылган бер хәрәкәт...

Янәшәдә генә йөри,

Кул сузымында һәлакәт.

Тәүбәләргә килә белик

Хата кылсак, гыйбрәт алып...

Иңдә барын бизмәннәргә

Фәрештәләр тора салып...

Көзге күчеш

Алтын көзгә аяк бастык янә,

Урамнарда яфрак бураны.

Бөтерелеп күктә тирбәлә дә,

Алтын келәм түши юлларны.

Кулым изеп, изге теләк телим

Китер кошкайларым юлына.

Көзге җилләр чиртеп-чиртеп уйный

Кылдай нечкә йөрәк кылыма.

Җылы җәйдән соңгы сәлам булып,

Кояш күктән суза нурларын.

Хушлашырга, гүя, теләгәндәй,

Назлап үбә болын, кырларын...

Ә урамда яфрак бураны...

Көз мәле

Басуларда алтын гәрәбәләр,

Әйтерсең лә, кояш бәбиләре!

Җир ананың назлы кочагында

Изрәп йоклый, гүя, нәниләре!

Пәрәвезләр офык иңләп очкан

Илаһи бер чоры гомерләрнең.

Үзе моңсу, үзе шатлык тулы

Иләс-миләс чагы күңелләрнең.

Сары шәлен япкан ак каеннар,

Ә миләшләр ахак булып яна!

Бусагада кыяр-кыймас кына

Кабат килеп, көзләр ишек кага.

Каурый-каурый йөзгән болытлардан

Көз сәламе булып ләйсән тама.

Фото: vk.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Гөлчәчәк Садретдинова: