31 октябрь 2014 яңалыклары
-
Дуслык турында
Яшәгән ди ике җан дус. Берсе - бай, икенчесе - ярлы. Бервакыт бу дусларның бае ресторанга барган, анда бер ир-ат аның хатынына бәйләнә башлагач, моның эченә пычак белән кадаган. Шуннан, инде нишләргә дип, ярлы дустына шылтыраткан. Тегесе минуты белән килеп җиткән, ул арада милиционерлар да пәйда булган. Ярлы дус бөтен...
-
Актүбә бистәсендә “Үз тормышыңны бәяли бел” дигән темага махсус чара уздырылды
Наркотикларга каршы айлык кысаларында Актүбә бистәсенең Ю.Гагарин исемендәге мәдәният йорты китапханәсендә балалар һәм яшүсмерләр өчен "Үз тормышыңны бәяли бел" дигән темага махсус чара уздырылды. Аны алып баручы Альмира Галимханова балалар белән "Наркотиклар - ул..." дигән интерактив уен-әңгәмә уздырды. Яшүсмерләр анда заман афәтенә карата үзләренең фикерләрен белдерделәр. Алып баручы биредә үк...
-
Ноябрьдә азнакайлыларны озын яллар көтә
4 ноябрь - Халыклар бердәмлеге һәм 6 ноябрь - Татарстан Конституциясе көне уңаеннан ноябрь башында азнакайлыларны яллар көтә. Шул рәвешле, 1, 2 һәм 3 ноябрь - ял көннәре, 4 һәм 6 ноябрь - эшләми торган бәйрәм көннәре булып санала. 5 ноябрьдә район халкын бәйрәм алды кыска эш көне көтә.
-
Азнакайда чираттагы авыл хуҗалыгы ярминкәсе узачак
Районыбызда атна саен авыл хуҗалыгы ярминкәләре уздыру матур традициягә әйләнде. Анда хуҗалыклар, фермерлар, районнан һәм якын-тирәдән килгән җирле җитештерүчеләр үз продукцияләрен сата. Аның чираттагысы 1 ноябрь, шимбә көнне 9.00 сәгатьтә, Азнакай шәһәренең "Алтын алка" боз сарае мәйданында, ә Актүбә бистәсендә базар янында үткәрелә. Анда ит, сөт, яшелчә, бөртекле культуралар, бал...
-
Азнакайда ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары булды
Узган чәршәмбедә Азнакай муниципаль районында ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының инженер-техник сәясәт буенча урынбасары Тәлгать Таһирҗанов җитәкчелегендә республиканың көньяк-көнчыгыш районнарыннан белгечләр катнашында техниканы киләсе ел кыр эшләренә хәзерләү мәсьәләләренә багышланган зона семинары булып үтте. Семинарның теоретик өлеше Кәкре Елга авыл мәдәният йортында узды. Азнакай муниципаль район башлыгы урынбасары Наҗәт...