Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайда ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары булды

Узган чәршәмбедә Азнакай муниципаль районында ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының инженер-техник сәясәт буенча урынбасары Тәлгать Таһирҗанов җитәкчелегендә республиканың көньяк-көнчыгыш районнарыннан белгечләр катнашында техниканы киләсе ел кыр эшләренә хәзерләү мәсьәләләренә багышланган зона семинары булып үтте. Семинарның теоретик өлеше Кәкре Елга авыл мәдәният йортында узды. Азнакай муниципаль район башлыгы урынбасары Наҗәт...

Узган чәршәмбедә Азнакай муниципаль районында ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының инженер-техник сәясәт буенча урынбасары Тәлгать Таһирҗанов җитәкчелегендә республиканың көньяк-көнчыгыш районнарыннан белгечләр катнашында техниканы киләсе ел кыр эшләренә хәзерләү мәсьәләләренә багышланган зона семинары булып үтте.


Семинарның теоретик өлеше Кәкре Елга авыл мәдәният йортында узды. Азнакай муниципаль район башлыгы урынбасары Наҗәт Нәгыймов семинардагыларны районның авыл хуҗалыгы өлкәсендәге гомуми торышы белән таныштырды. Тәлгать Галимҗан улы техниканы кышкы сакланышка кую, ремонтлау, гомумән, киләсе кыр эшләренә техник яктан кораллану мәсьәләләре буенча тирән эчтәлекле чыгыш ясады. Техника сакланышы, паркны яңартуның никадәр мөһим һәм җаваплы чара булуын ассызыклады. Техникаң төзек түгел икән, никадәр генә тир түкмә, нинди генә сыйфатлы орлык чәчмә, ашлама кертмә, уңышка ирешермен димә. Киләчәк уңышка нигез нәкъ менә бүгеннән үк башлана. Яз җитеп, чәчү башланганны көтеп яткан очракта сервис хезмәте күрсәтүче оешмалар, дилерларның да эше тыгыз булырга, бәяләр дә бермә-бер күтәрелергә мөмкин. Җитмәсә никадәрле кыйммәтле вакыт әрәм ителә. Юкка гына безнең бабайларыбыз: «Арбаны - кыштан, чананы - җәйдән хәзерлә», димәгәннәр шул. Семинарга мондый оешмалардан килгән вәкилләр дә үзара хезмәттәшлек итәргә чакырдылар, үзләренең эш шартлары белән таныштырып, сорауларга җаваплар бирделәр. Бүгенге базарда төрле алдарлар да җитеп ашкан. Белгечләр, шикле оешмалардан алынган кайбер запчастьларның 15 минут та үтмичә сафтан чыгу очракларын мисалга китерделәр. Җитмәсә, әле ул үз артыннан куәтле техниканы да юкка чыгарырга мөмкин.

Шуңа күрә меңнәр, миллионнар белән исәпләнүче техника, запас частьләр сатып алганга кадәр, сыналган, яхшы танылган сервис хезмәтләре оешмалары, компанияләрен дөрес сайлый белү дә зур әһәмияткә ия.


Кышын игенченең бераз буш вакыты барлыкка килә.
- Белем өстәргә, өйрәнергә, тәҗрибә уртаклашырга менә дигән вакыт. Өстәмә озын яллар биреп, кадрларыгызны югалтмагыз! Әйе, без яшьләр авылдан китә дип лаф орабыз. Кышкы зәмһәрир суыкта трактор астында ремонт ясап яткан механизаторның ничек авылда эшлисе килсен? Әлбәттә, китә. Ремонт өчен җылы бокслар, эш шартлары булырга тиеш. Бүгенге көндә "кызыл сүзләр", энтузиазм белән генә кадрларны авылда тотып булмый. Алар лаеклы хезмәт хаклары алырга лаек. Ә моның өчен аның эшләгән эше дә күп булырга тиеш. Бүгенге көндә 6-8 әр мең гектар чәчкән механизаторлар бар. Ә мондый эшне куәтле, төзек техника белән генә башкарырга була. Безнең бурыч: менә шуларны аңлап, дөрес эш итә белү, - дип үз киңәшләрен бирде Тәлгать Галимҗанович. - Азнакайлылар техника сакланышы, куәтле техника, агрегатлар белән тәэмин ителеше буенча да республика күләмендә алдынгылар рәтендә. Районның соңгы елларда ирешкәни уңышлары, "икмәк районы" булып танулуы да нәкъ шул турыда сөйли.


Семинарның практик өлеше "Марс" ҖЧҖ ындыр табагы һәм техника паркында дәвам итте. Белгечләр техниканы сакланышка куюның яхшы үрнәкләрен күзәттеләр, тәҗрибә уртаклаштылар. Остаханәләрдә җылы, ремонт өчен бар шартлар тудырылган. Марслылар язгы кыр эшләренә чыгасы техниканы 1 нче гыйнварга төгәлләү бурычын куйганнар. Гомумән, министрлык вәкилләре Азнакай авыл хуҗалыгы тармагына уңай бәя бирде.

Нәсимә ФАЗЛЫЕВА,

автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайда ТР авыл хуҗалыгы һәм азыктөлек министры урынбасары булды