31 июль 2012 яңалыклары
-
Тикшерү узды
Россия Президентының «Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү, булдырмау, аларның нәтиҗәләрен ликвидацияләү" дигән карары нигезендә шимбә көнне районда автоматлаштырылган, үзәкләштерелгән хәбәр итү системалары әзерлеге тикшерелде. Шәһәрдә хәбәр итү өчен полиция һәм янгын сүндерү часте, ашыгыч ярдәм машиналары сиреналары, чиркәү, мәчетләрдә тавыш көчәйткечләр файдаланылды. Кеше күп җыела торган объектларда сигнал бирелгән очракта үз-үзеңне...
-
Мондый егетләр булганда...
Союз-Агро» ҖЧҖнең Актүбә бүлекчәсе механизаторы Альберт Ишдәүләтовның исеме район халкына яхшы таныш. Ул елның-елында алдынгы комбайнчылар сафыннан төшми. Узган ел 3,5 мең тонна ашлык суктырган. Быел да районда иң күп ашлык суктыручы механизатор ул. 100 тонна ашлык суктырган өчен башка механизаторлар 1 сертификат алганда, ул берьюлы 2 сертификатка ия булды....
-
Кояш һәркемгә тигез елмая
Бүгенге көндә авыл хуҗалыгында иң төп бурыч - игеннәрне югалтуларсыз җыеп алу. Игеннәр дә тулышып өлгерде, техника, кадрлар, ягулык... кыскасы бар шартлар да тудырылган. Көннәр дә чатнама аяз. Нигә сузабыз? Ни көтәбез? Нәсимә ФАЗЛЫЕВА Бу көннәрдә урак уңаеннан оешкан координацион штаб утырышларында сүз әнә шул хакта бара. Шундый киңәшмәләрнең берсе...
-
Урамыбыз аның исемен йөртә
ВӘЛИЕВ М. З. 1958 елның декабрь башы. Райком секретаре Шакирә Шәрәфетдинова инициативасы буенча район Мәдәният йорты директоры Касыйм ага Еникеев агитбригада туплый. Моңа кадәр республикада булмаган хәл - урып-җыю чорында гына оештырыла торган эшне чатлама суык һәм буранлы декабрь-гыйнвар айларында башкарырга кирәк. Яшь чакта шунысы яхшы - әлләни уйланып торасы...
-
Сезне «Маунтинбайк»ка көтәбез
Маунтинбайк - велоспортның бер төре, профессиональ спортчылар аны кросс-кантри дип йөртә. Велоспорт ярышлары махсус трассаларда, ә маунтинбайк урманда уздырыла. 1996 елда кросс-кантри спорт төре буларак Олимпия уеннарына кертелә. Ул Россияда зур үсеш ала, спортчыларыбыз хәтта халыкара ярышларда да югары нәтиҗәләр күрсәтә. Юлия Трофимова, Ирина Калентьева дөнья күләмендә танылдылар. Азнакайда үткәреләчәк...
-
Үзеңнән соң җыештыр!
"Бер кеше үз гомерендә алтмыш тонна чамасы чүп-чар ташлый, диләр. Бү дөньяда фәлән кеше берни дә калдырмый, димә, алтмыш тоннасы кала икән", - дип язган Ш. Галиев. Бу сүзләргә тора-тора ышанасың икән... ...Кеше гомеренең бер өлеше юлда үтә дисәң, һич тә ялгыш булмас. Күп вакытта юл буйларында очраган чишмәләргә туктап,...
-
Сәнгать дөньясына дәшеп тора
Җыелып, бергә-бергә бәйрәмнәрне уздырыр, күңелле итеп ял итәр өчен авыл халкына зәвыклы, заманча Мәдәният йорты кирәк. Туйкәлеләр шушы көннәрдә әнә шундый зур бәхеткә ирештеләр. Авыл уртасында капиталь ремонттан соң сәнгать дөньясына дәшеп торучы Мәдәният йорты ачылды. Нәсимә ФАЗЛЫЕВА Бу көнне авыл халкының олысы-кечесе бәйрәмгә ашыкты. Төзексез, шыксыз клубның шулай заманча...
-
Марсель Шәйдуллин: “Азнакай республиканың социаль-икътисади үсеш авангардында булырга тиеш!”
Районыбызда соңгы елда аеруча күзгә ташланган үсеш-үзгәрешләр, сүз дә юк, республиканың массакүләм мәгълүмат чараларында да зур кызыксыну уята. Әле шушы көннәрдә генә муниципаль район башлыгы вазифаларын башкаручы Марсель Шәйдуллинга Татарстанның "Болгар радиосы" журналистлары мөрәҗәгать итеп, аннан районыбызның бүгенге көн сулышы, иң җаваплы чор - урып-җыю барышы һәм башка өлкәләрдәге эшчәнлек...