Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Кояш һәркемгә тигез елмая

Бүгенге көндә авыл хуҗалыгында иң төп бурыч - игеннәрне югалтуларсыз җыеп алу. Игеннәр дә тулышып өлгерде, техника, кадрлар, ягулык... кыскасы бар шартлар да тудырылган. Көннәр дә чатнама аяз. Нигә сузабыз? Ни көтәбез? Нәсимә ФАЗЛЫЕВА Бу көннәрдә урак уңаеннан оешкан координацион штаб утырышларында сүз әнә шул хакта бара. Шундый киңәшмәләрнең берсе...

Бүгенге көндә авыл хуҗалыгында иң төп бурыч - игеннәрне югалтуларсыз җыеп алу. Игеннәр дә тулышып өлгерде, техника, кадрлар, ягулык... кыскасы бар шартлар да тудырылган. Көннәр дә чатнама аяз. Нигә сузабыз? Ни көтәбез?
Нәсимә ФАЗЛЫЕВА

Бу көннәрдә урак уңаеннан оешкан координацион штаб утырышларында сүз әнә шул хакта бара. Шундый киңәшмәләрнең берсе җомга көнне урынга чыгып, «Марс» хуҗалыгында үтте. Анда райондагы барлык хуҗалык җитәкчеләреннән кала, координацион штаб әгъзалары, авыл башлыклары һәм хәтта мәктәп директорлары да чакырулы иде. Чөнки икмәк һәммәбез өчен дә кирәк. Урак элек-электән шәһәрлеләр, тәҗрибәле ветераннар, мәктәп укучыларының уртак хезмәте белән башкарылып чыккан.
- Без мондый темплар белән эшләсәк, алтын бәясенә торган икмәк басуда калачак бит, һәрбер соңга калган көн уңышны киметә бара, - диде ачынып авыл хуҗалыгы министрлыгыннан вәкил Таһир Һадиев. - Бар шартлар да бар, эшне оештыру җитми дә, битарафлык ... башка бер сәбәп тә юк. Комбайннарның тик торганын күреп үзәкләр өзгәләнә.
Бер үк һава шартларында яшибез, юкса. Кояш һәркемгә дә бер төрле елмаюга карамастан, бер хуҗалыкта эшләр гөрләп барса, икенчесендә бармакка-бармак та сугылмаган. Көненә нибары 10 тонна суктырган хуҗалыклар бар. «Азнакай» агрофирмасы, «Агро ТНГС-И», «Чалпы», «Стәрле» хуҗалыкларында урак акрын бара.
Җаваплы, җитди караган хуҗалыкларда эш гөрли. Мәсәлән, «Союз-Агро» ҖЧҖ инде 40 процент икмәген югалтуларсыз җыеп алырга да өлгергән.
Әле күптән түгел генә муниципаль район башлыгы вазифаларын башкаручы Марсель Шәйдуллин алдынгы комбайнчыларга сертификатлар тапшырды.
Кайбер комбайнчылар 600әр тонна суктырган. Чарага килүчеләр арыш басуының чисталыгына таң калдылар. Бер чүп үләнен табармын димә. «Уракны 20-25 августка тәмамлыйбыз», - ди җитәкче Тәлгать Хафизов.
Җәмгыять терлек азыгы хәзерләүдә дә алдынгылар сафында, 16 мең тонна сенаж салып та куйганнар. 2 мең тонна печәннәре, узган елдан калган 20 мең тонна сенажлары бар.
Шимбә көнне киңәшмәдәгеләр «Марс» хуҗалыгының ашлык амбарларында, басуда булып урып-җыю барышы белән танышты. Себерелгән, чабылган, гөл-чәчәкләр утыртылган амбарларны күргәч, бәлки кайбер хуҗалык җитәкчеләре үзләренең чүп-чарга баткан, ташландык амбарлары өчен кызарып та куйганнардыр.
Инде ике сүзнең берендә «юеш» дип акланучы җитәкчеләргә дә сәбәп бетәргә тора. Көннән-көн дымлылык кими бара. Табигать тә мәрхәмәтеннән ташламый: чалт аяз, көне-төне эшләргә мөмкинлек бар. Акланырга бер сәбәп юк. Бар киеренкелекне дөрес аңлап, җиң сызганып эшләргә генә кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кояш һәркемгә тигез елмая