31 гыйнвар 2013 яңалыклары
-
Батырлар даны – мәңгелек
Бөек Ватан сугышы - халкыбыз күңелендә кешелек дөньясындагы иң канкойгыч, авыр сугыш буларак хәтердә калды. Илебез иреклеген яклап, меңнәрчә якташыбыз чит җирләрдә геройларча ятып калды. Бүген аларның батырлыклары алдында баш иябез. Сталинград өчен барган алышлар иң канкоешлылардан санала. Монда катнашкан меңнәрчә йөз кешенең батырлыгы онытылмый һәм онытылмаячак та. Сталинград көрәшендә...
-
Сорауларда – тормыш чынбарлыгы
Узган җомгада социаль мәсьәләләр буенча туры элемтә узды. Аны район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Дамир Гыйләҗев алып барды. Халыктан кергән күпсанлы сорауларга тиешле учреждениеләрдән җаваплар алынды. Аларны сезнең игътибарга тәкъдим итәбез. - Мин икенче төркем инвалид, М.Җәлил урамында яшим, безнең участок табибыбыз юк. - Бүгенге көндә, чыннан...
-
Яңа технологияләр – өстәмә нефть
"Азнакайнефть" идарәсенең "Каенкай" сәламәтләндерү-спорт базасында хезмәт коллективының ел йомгакларына багышланган конференциясе узды. Аның эшендә структур подразделениеләрдән сайланган делегатлар, "Татнефть" ААҖ генераль директорының капиталь төзелеш буенча урынбасары Николай Глазков, компания профкомы рәисе урынбасары Андрей Зимин, Азнакай муниципаль районы башлыгы урынбасары Наҗәт Нәгыймов, эргәдәш предприятие һәм сервис хезмәте күрсәтү җәмгыятьләре җитәкчеләре, баш...
-
Игелек иясе
Редакциягә рәхмәт хатлары әледән-әле килеп тора. Иң еш очрый торганнары - табибларга, күрше-тирәләренә рәхмәт хисләрен үзләренең яраткан газеталары - "Маяк" аша белдерергә теләгән хөрмәтле ветераннарыбыздандыр, мөгаен. Ләкин, ни кызганыч, мондый материаллар реклама категориясенә керә һәм редакциянең реклама бүлегендә исәп-хисап ясалганнан соң гына басарга алына. Бүгенге хат Азнакай шәһәренең Октябрь урамында...
-
Пенсия фондында
Түләүләр арта, "бәхет хатлары" бетә Һәр яңа ел безгә нинди дә булса яңалык алып килә. Без тормыштан уңай үзгәрешләр, күңелле хәбәрләр көтәбез. Өлкөн буынны исө пенсия мәсьөлөсе бик кызыксындыра. 2013 елда Пенсия фондында нинди үзгәрешләр көтелә икөн? Әлеге сорау белән без Азнакай Пенсия фонды идарәсе начальнигы Гөлнара Садыйковага мөрәҗәгать иттек....
-
Кыскача
28-30 гыйнварда гимназия, 5 нче урта мәктәп, мәгълүмати-методик үзәк базаларында "Ел укытучысы-2013" республика конкурсының муниципаль этабы узды. 18 укытучы ачык дәрес бирү, сыйныф сәгате, ата-аналар җыелышы үткәрү, укыту алымнары буенча осталыкларын күрсәтте. Аларның унысы финалга чыкты. *** Район хатын-кызлар советының 29 гыйнварда узган чираттагы җыелышы "Ел хатын-кызы" республика бәйгесенә әзерлек...
-
Игътибар, акция!
Кошлар ашханәсе җим белән тулып торсын! Безнең якларда калучы чыпчык, ала карга, песнәк, чәүкә, саескан һәм башка кошларга кыш айларында азык табу кыенлаша. Шуңа күрә канатлы дусларыбызга ярдәм итәргә кирәк. Аларга җимлекләр ясап элик. Өстәлләребездә нинди дә булса ризык артып кала. Чүплеккә ташлаганчы, алар белән кошларны сыйлыйк. Хөрмәтле райондашлар! Быел...
-
Азнакайның иң-иңнәре кемнәр?
Азнакай - спортчылар шәһәре. Районыбызда спортка игътибар елдан-ел көчәя. Бүгенге көндә бездә ике дистәдән артык спорт төре үсеш алган. Спортчыларыбыз төрле ярышларда бүләкле урыннар яулый. Азнакай муниципаль районында 2012 елның иң яхшы спортчылары һәм тренерлары кемнәр? Бүгенге язмабыз әнә шул хакта. Яшүсмер спортчылар арасында: Станислав Ильин (шорт-трек), Чулпан Сабирова (тимераякта...