28 август 2012 яңалыклары
-
Бәйрәмгә рәхим итегез!
30 августта барлык азнакайлыларны һәм кунакларны Республика көне, Азнакай шәһәренә 25 ел тулуга һәм Нефтьчеләр көненә багышланган бәйрәмгә чакырабыз! Программада: * Сөембикә урамы буенча авыл хуҗалыгы оешмалары катнашында бәйрәм ярминкәсе - 8.00 сәгатьтә башлана; * район һәм шәһәр Мәдәният йорты мәйданында "Ачык һавада музей" һәм чәчәкләр күргәзмәсе - 13.00 сәгатьтә....
-
Бәйрәмнәр мөбарәк булсын!
Хөрмәтле азнакайлылар! Кадерле райондашлар! Сезне чын йөрәктән Татарстанның дәүләт бәйрәме - Республика көне, Азнакай шәһәренең 25 еллыгы, якынлашып килүче нефтьчеләр бәйрәме белән тәбрик итәм. Шәһәребез һәм районыбыз елдан-ел үсә, матурлана. Бүгенге көндә торак төзелеше һәм капиталь ремонт эшләре бар куәтенә бара. Урамнар, йортлар, ишек алларын матурлау һәм төзекләндерү, мәгариф, сәламәтлек...
-
Хөрмәтле нефтьчеләр, ветераннар,азнакайлылар, район кунаклары!
«Татнефть» ААҖ генераль директоры Шәфәгать Тәхаутдинов, ТР Дәүләт Советы депутатлары һәм шәхсән үземнең исемнән нефть һәм газ сәнәгате хезмәткәрләре көне белән кайнар котлыйм! Нефть табу республика, район һәм шәһәрнең икътисади потенциалында төп юнәлешләрнең берсе булып тора. «Азнакайнефть» идарәсе коллективы тотрыклы рәвештә елына 3 миллионнан артык нефть таба. Агымдагы елның 8...
-
Йөрәк кушуы буенча
33 ел үзе белән йөрткән гаилә фоторәсеме Латыйфуллинга баштарак, хезмәте буенча еш кына командировкага йөргәндә, һәрчак сагындырып торган гаиләсен хәтерләтә иде. Ышанычлы гомер юлдашы Дания ханым китеп баргач, рәсем хәтерне гаилә бәхете кичергән көннәргә алып бара. Хәзер балалар турында ешрак искә төшерә, шөкер, ата кешенең сөенече зур, өчесе дә тормыш...
-
Калабыз шулай туды
1987 елда Азнакай эшчеләр бистәсенә республика буйсынуындагы шәһәр статусы бирелде. Шулай итеп, Татарстанда аларның саны унга җитте. Казан, Яшел Үзән, Яр Чаллы, Түбән Кама, Алабуга, Әлмәт, Лениногорск, Бөгелмә, Зәй кебек шәһәрләр чылбырына иң яше һәм яшәүчеләр саны буенча иң кечкенәсе - Азнакай да өстәлде. Шәһәр исеме бирелүнең беренче көннәреннән КПССның...
-
Азнакай – спортчылар төбәге
Азнакай - чын мәгънәсендә спортчылар шәһәре. Районыбызда спортка игътибар елдан-ел арта. Физкультура йорты, спорт һәм Боз сарае, бассейннар эшләп килә. Физкультура белән шөгыльләнәм дигән кешегә бөтен шартлар да тудырылган. Бүгенге көндә бездә 25тән артык спорт төре үсеш алган. Аеруча җиңел атлетика, хоккей, милли көрәш, футбол өстенлек итә. Спортчыларыбыз төрле ярышларда...
-
«Сөенеп яшибез»
Район җитәкчелеге инициативасы белән оештырылган ишегалды бәйрәмнәре дәвам итә. Шушы көннәрдә ул Шәйхетдинов урамы, 2, Радужная урамы 1,3 йортлар ишегалдында узды. Нәсимә ФАЗЛЫЕВА Бу көнне квартал Сабан туе мәйданын хәтерләтте. Кварталда энә төртер урын да булмады дисәк, һич тә арттыру булмас. Сабан туеннан кай җире ким: борыннарны кытыклап шашлык та...
-
Яңа комплекска нигез ташы салынды
24 августта шәһәребезнең көньяк-көнчыгыш микрорайонында яңа балалар бакчасы һәм мәктәп комплексының беренче нигез ташы салынды. Шәйхетдинов микрорайоны үзе бер шәһәрчек булып бара. Биредә, яңгырдан соң шыткан гөмбәләр кебек, заманча яңа йортлар калка, шәхси торак төзелеше гөрли. Аларда күпчелек яшь гаиләләр яши. Үзәктән читтәрәк урнашканга, микрорайонда мәктәп һәм балалар бакчасы -...
-
Яңалыклар
"План биремен үтәп чыгу өчен ел ахырына кадәр ТР да тагын 1 млн 130 мең кв метрдан артык мәйданда торакны өлгертергә кирәк", - дип билгеләп үтте ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов узган атнада уздырылган республика киңәшмәсендә. 23 августка булган мәгълүматларга караганда, Татарстанда 1 млн 349,2 мең кв метр торак сафка бастырылган,...