27 май 2015 яңалыклары
-
"Маяк" газетасының икенче ярты еллыгына яңа үзәкләрелендә язылып була
Хөрмәтле газета укучыларыбыз! 2015 елның икенче ярты еллыгына "Маяк" газетасына почтада да, редакциядә дә, интернет аша да язылырга мөмкин. Ярты елга язылу бәясе: физик затлар өчен - 570 сум (бер айга- 95 сум). Һәр санны үзе килеп алырга теләүчеләр редакциянең рекламалар бүлегендә 300 сумга языла алалар. Күпләп язылган (25-30 данәдән...
-
Алабугага сәяхәт
Узган дүшәмбедә "Азнакайнефть" идарәсендә, гомерләрен нефть сәнәгатенә багышлап лаеклы ялга чыккан, бертөркем алдынгы хезмәт ветераннары, сугыш балалары, күптән түгел лаеклы ялга чыккан мең елдан артык тарихы булган Алабуга шәһәренә экскурсиягә барып кайтты. Анда да нефтьчеләр яши. Шәһәр һәм район төзелешенә Алабуга нефтьчеләре дә үзләреннән гаятъ зур өлешләрен кертә. Бу шәһәр...
-
Азнакай “Форпост”ы булдырды!
Җәмәгатьчелек тәртибе сагында торган районның эшче яшьләр командасы шушы көннәрдә Яшел Үзәндә узган ХII республика үзешчән сәнгать фестивалендә призлы урыннар яулап кайтты. Фестиваль Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгына багышланып, анда катнашучыларга таләпләр зурдан иде. Азнакайның нигездә Лениногорск көллияте филиалы студентлары һәм укытучыларыннан торган командасы барлык номинацияләрдә дә катнашты. Республиканың...
-
Җиңү паркы – Азнакайның йөзек кашы
Рөстәм Миңнеханов инициативасы белән 2015 ел парклар һәм скверлар елы дип игълан ителде. Ел кысаларында республикада ял итү урыннарын реконструкцияләү буенча гаять күләмле һәм максатчан эшләр башкарыла. Республика Президенты парклар һәм скверларны реконструкцияләү кешеләрдә яңача культуралы ял итү теләге уятырга тиешлегенә басым ясый. Шундый шартлар тудырырга кирәк, һәркем күңеленә ятышлы...
-
Почта әрҗәләре күчереләчәк
Мәнәвез бистәсендә Урман урамында яшәүчеләрнең почта әрҗәләре электр баганаларына эленгән. Бу техника куркынычсызлыгы кагыйдәләренә туры киләме?" - дип язалар биредә яшәүчеләр. Әлеге хат уңаеннан Азнакай почтасы начальнигы Резеда Җәләевага мөрәҗәгать иттек. Ул почта әрҗәләрен башка урынга күчерергә ышандырды.
-
27 май – Бөтенроссия китапханәләр көне
Бүген җиңел булмаган, ләкин күркәм хезмәт сайлаган китапханә хезмәткәрләренең һөнәри бәйрәме. Бу күркәм көндә аларга район башлыгы Марсель Шәйдуллин да үзенең тәбрикләү сүзләрен җиткерде. "Китапхәнәләр кешелекнең меңьеллык акыл-гыйлемен саклый. Үз эшенә чын күңелдән бирелгән китапханәчеләр безне тарихи һәм мәдәни байлыкка якынайта, аны гасырлар дәвамында күз карасыдай саклап, буыннан-буынга тапшыра, аң-белем...
-
Азнакай ветераннар советы рәисе Миргасим Кәримов юлнамә белән бүләкләнде
19 майда Татарстанның бертөркем сугыш һәм тыл ветераннары, сугышчыларның тол хатыннары, ветераннар оешмалары активистлары Казан-Мәскәү-Казан маршруты белән теплоходта сәяхәткә китте. Мондый ял бүләгенә Җиңүнең 70 еллыгына әзерлектә зур активлык күрсәткән, эшчәнлеге җөмһүрияткүләм өлге итеп куелган Азнакай ветераннар советы рәисе Миргасим Кәримов та лаек булды. 10 көнлек сәяхәттә алар ял да...
-
Азнакайда халык дружинасы сафлары арта
Азнакайның ирекле халык дружинасы эшчәнлеген елдан-ел яхшырта бара. Алар хәзер күпчелек авыл биләмәләрендә дә оешты. 107 ДНД әгъзасы рәсмиләштерелеп, бүгенге көндә закон нигезендә каралган иминиятләштерү үтә. Ирекле халык дружиначысы булырга теләүчеләр өчен бернинди киртәләр юк, аларны бик рәхәтләнеп үз сафларына кабул итәргә әзерләр. Дружиначылар дүшәмбе, чәршәмбе, җомга көннәрендә 19.00-23.30 сәгатьләргә...