26 ноябрь 2015 яңалыклары
-
Азнакай сәнгать мәктәбе укучылары уңышлы чыгыш ясады
Әлмәт шәһәрендә узган Рәис Нәгыймов исемендәге "Көзге җиләк" баянчылар һәм аккордеончылар фестиваль-конкурсында Азнакай сәнгать мәктәбе укучылары уңышлы чыгыш ясады. Әмин Шакиров - II дәрәҗә лауреат (укытучысы - Илгизә Шакирҗанова), Айгиз Вәлиев - III дәрәҗә лауреат (укытучысы - Альбина Сәлахова), Раушан Хафизов дипломант (укытучысы - Альбина Сәлахова) булды.
-
Инвалидлар арасында кул көрәше буенча узган республика чемпионатыннан азнакайлылар беренчелекне яулап кайтты
Биектау районында инвалидлар арасында кул көрәше буенча узган республика чемпионатыннан азнакайлылар беренчелекне яулап кайтты. Олеся Халикова җитәкчелегендәге 9 кешедән торган команда 13 район арасында зур җиңүгә иреште.
-
Азнакай авыл хуҗалыгы исәбен алуга әзерләнә
Киләсе елда безне тагын бер зур чара көтә: 2016 елның 1 июленнән 15 августына кадәр Бөтенроссия авыл хуҗалыгы сан алуы үтәчәк. Сүз дә юк, икътисадның тотрыклылыгы турыдан-туры авыл хуҗалыгы үсеше белән бәйле. Ә аны илнең аграр потенциалы торышын ачык белгәндә генә үстереп була. Районыбызда сан алуга әзерлек эшләре дәвам итә....
-
Азнакайлылар террорчылык турында ни дип уйлый
Бүген урамда ике кеше очрашса, дөньядагы тынычсызлык, әледән-әле кабынып торган террорчылык турында сүз кузгалмый калмый. Радио-телевизор, интернетта да шул хакта мәгълүматлар ешайганнан-ешая бара. Әлеге уңайдан, укучыларыбызга газета аша да үз фикерләрен уртаклашуларын сорап мөрәҗәгать иттек. Мөнәвир ага, ветеран: Телевизор экраннарыннан яңалыкларны гел калдырмыйча карап барам. "Ислам дәүләте" халыкара террористик группировкасы...
-
Котыру авыруыннан вакцинация саклый
Статистик мәгълүматларга караганда, котыру авыруыннан ел саен дөньяда 55 мең кеше вафат була. Күпчелегенең икътисады бик үк шәптән булмаган илләргә туры килүенә гаҗәпләнәсе юк, чөнки бу авыруга каршы көрәш, үз чиратында, финанс чыгымнары сорый. Ә инде алга киткән илләрдә вакытында вакцина ясалу, кыргый җанварларның үрчемен көйләү, сүз дә юк, уңай...