25 ноябрь 2014 яңалыклары
-
Читләр Азнакайга эш эзләп килә
Илдәге миграция ситуациясе дәүләт структураларының да, җәмәгатьчелекнең, төрле социаль институтлар вәкилләренең һәм инде массакүләм мәгълүмат чараларының да һәрчак күз уңында тора. Әлеге тема газетабыз битләрендә дә чагылып килә. Бүгенге көндә бу өлкәдә җирлегебездәге хәл торышы белән кызыксынып, Россия федераль миграция хезмәте идарәсенең (УФМС) ТР буенча бүлеге Азнакай бүлекчәсе начальнигы, эчке...
-
“Маяк” газетасы редакциясе “Иң яхшы предприятие" дигән конкурс үткәрә
"Маяк" газетасы редакциясе aznakaevo-rt.ru сайтында 21 ноябрьдән 30 декабрьгә кадәр тавыш бирү юлы белән "Иң яхшы предприятие" дигән конкурс үткәрә. Ул ике турда узачак. Беренче тур - 21 ноябрьдән 21 декабрьгә, икенче тур - 22 декабрьдән 31 декабрьгә кадәр. Беренче турда иң күп тавыш җыйган ун предприятие икенче турга уза....
-
Азнакайда "Маяк"ка язылу дәвам итә
«Маяк» белән бергә булыгыз! Хөрмәтле газета укучыларыбыз! 2015 елның 1 нче яртыеллыгына "Маяк" газетасына язылу дәвам итә. Исегезгә төшерәбез, газетабызга язылу бәясе - 474 сум. Редакциянең үзеннән алып китүчеләр "Маяк"ны 264 сумга яздыра алалар. Авыл кешеләре дә бергә җыелып сөйләшеп, "Маяк"ны редакциядән килеп алырга кеше таба алсалар, аларга без бары...
-
Бюджет каешны ныграк тарттыра
Дүшәмбе көнне Азнакай район һәм шәһәр Советларының уртак утырышы узды. Аны район Советы рәисе урынбасары Наҗәт Нәгыймов алып барды. Депутатлар каравына 2014 елга һәм 2015, 2016 еллардагы планлы чорга район һәм шәһәр бюджеты турындагы карарларга үзгәрешләр кертү, җир салымындагы яңалыклар, физик затлар милкенә салымдагы үзгәрешләр һәм башка мәсьәләләр куелды, алар...
-
Азнакайда җитештерелгән тәмле, сыйфатлы, файдалы... да
Бүгенге көндә җаның ни тели, бар да бар. Кибет киштәләренә тезелеп киткән ризык муллыгыннан күзләр камаша. Сәүдә нокталары да адым саен тезелеп киткән. Ни дисәң дә, кайда, ничек, нәрсә кушып ясалганын белмәгән продукция алып ашаганчы, үз кырларыбызда үскән ашлык, җиребездә үскән яшелчә ашау, кырларда үскән үлән белән тукланучы сыер сөтен...
-
Үткән юлларда – нефть эзе
Сугыш чоры баласы Әнвәр ага Хәмзә улы Шаһиев гомерен нефть сәнәгатенә багышлаган меңнәрчә кешеләрнең берсе. Аны бүгенге көндә "Азнакайнефть" идарәсенең тере тарихы дисәң дә хата булмастыр. Аның белән сөйләшкәндә күп вакыйгаларны кабат яңартасың, ишетеп белгәннәрен башка яктан ачасың. Итагәтьле, олыны олы, кечене кече итә торган кеше буларак беләләр аны азнакайлылар....
-
Азнакайда яшь гражданнарга паспортлар тапшырылды
Дүшәмбе көнне район Советы бинасында яшь гражданнарга паспортлар тапшыру тантанасы узды. Патриотизм, туган илгә мәхәббәт, горурлык белән сугарылган әлеге тантанада 14 яшькә җиткән 22 азнакайлы тантаналы рәвештә кулларына шәхесләрен раслаучы беренче документларын алды һәм алар илнең тулы хокуклы гражданнары булдылар. Яшүсмерләргә паспортлар тапшырганда муниципаль район башлыгы урынбасары Наҗәт Нәгыймов район...
-
Террорчылык турында документаль фильмнар карагыз
Терроризм - бүгенге көндә кешелек өчен иң куркыныч һәм җитди саналган хәвеф-хәтәрнең берсе. Террорчылар кемнәр алар? Аларның максатлары нинди? Адәм балаларының корбан булуы кемгә файдалы? Кешеләр идеологлар "ятьмәсе"нә ничек эләгә? Ислам нәрсәгә өйрәтә? Кем безне әлеге куркыныч сугыш-террордан саклар? Эксклюзив әңгәмәләр. Күренекле сәясәтчеләр, психологлар, дин белгечләре, экспертлар һәм террорчылыкка каршы...