24 октябрь 2017 яңалыклары
-
“Җанашым” халык фольклор ансамбле Казанда гала-концертта катнашачак
Республикада "Безнең йорт - Татарстан" этник-мәдәни фестивале старт алды. Азнакай Мәдәният йортының "Җанашым" халык фольклор ансамбле сайлап алу турын узып, 4 ноябрьдә Казанда М.Җәлил исемендәге опера һәм балет театрында үтәчәк гала-концертта катнашачак.
-
Азнакай авыллары яшь аграрийларны көтә. ФОТОРЕПОРТАЖ.
Бүген Азнакай 9 нчы урта мәктәбендә республикабызның Аграр яшьләр берләшмәсе мәгариф идарәсе һәм мәшгульлек үзәге белән берлектә район мәктәпләренең югары сыйныф укучылары өчен авыл хуҗалыгы һөнәрләренә багышланган очрашу үткәрде. Укучылар алдында әлеге юнәлештә эшчәнлек алып баручы югары уку йортлары вәкилләре чыгыш ясады.
-
Терлекче дигән даны бар
Казанда үткән авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәтчәннәре көнендә, Татарстан Республикасы Президенты Указы белән, авыл хуҗалыгы өлкәсендәге күпъеллык хезмәте өчен әлеге агрофирманың баш зоотехнигы Наил Гаяз улы Гәрәйшинга "Татарстан Республикасының Атказанган зоотехнигы" дигән мактаулы исем бирелде. Котлыйбыз!
-
Янгын сүндерүче Рөстәм Рәхимов өченче урынны яулаган
Әлмәт шәһәре федераль янгынга каршы хезмәте укыту базасында Татарстан Республикасы көньяк-көнчыгыш коткару командалары арасында узган профессиональ бәйгедә 24 нче янгын сүндерү бүлеге хезмәткәре Рөстәм Рәхимов "Иң яхшы янгын сүндерү машинасы йөртүчесе" номинациясендә өченче урынны яулады. Рөстәм әлеге хезмәтендә ике генә ел эшләсә дә, үзен тәҗрибәле, машина белән тиз уртак тел...