24 апрель 2015 яңалыклары
-
Белүчеләр юкмы?
Россия Эчке эшләр министрлыгының Чистай районы буенча бүлеге хәбәрсез югалган 1935 елгы Фәтхетдинов Азһәт Хәйрулла улын эзли. Ул Чистай районы Йолдыз бистәсендә яшәгән, 2014 елның 21 ноябреннән бирле өенә кайтканы юк. Эчке эшләр бүлеге мәгълүматлары буенча ул Азнакай районына килгән булырга мөмкин. Билгеләре: карап торышка 80 яшьлек, уртача буйлы, зәңгәрсу...
-
Азнакайның иҗат күәсе бай
Апрель - ул шигърият ае. Ел саен республикабызда бөек шагыйрь Габдулла Тукайның туган көне уңаеннан зур бәйрәм үткәрелә. Быел ул Азнакайда Әдәбият елын ачу тантанасы белән үрелде. -Районыбыз талантларга бай. Әдәбият тарихына кергән Әнәс Кари, Гариф Галиев, Флера Гыйззәтуллина, Марсель Галиев, Нур Әхмәдиев, Илдус Гыйләҗев, әдәбият сәхифәләрен үз тавышлары белән...
-
Азнакай 1 майга әзерләнә
1 майда илебез Яз һәм хезмәт бәйрәмен билгеләп үтә. Ел саен ул районыбызда спорт ярышлары, рәсем конкурслары һәм үзешчәннәребез концерты белән үрелеп уза. Бу көннәрдә район җитәкчелеге һәм профсоюзлар аңа әзерлек мәсьәләләрен хәл итәләр. Предприятие, оешмаларның профсоюз комитетлары рәисләре беренче май акциясе буенча Россия бәйсез профсоюзлар Федерациясе үткәргән селектор киңәшмәсендә...
-
Азнакайда шәхси мунчада янгын чыккан
Узган дүшәмбедә төнлә, мичтән файдаланганда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен сакламау сәбәпле, Яңа Юл бистәсендәге шәхси мунчада янгын чыкты. Нәтиҗәдә мунчага шактый зыян килә. Янгын күзәтчелеге эшчәнлеге бүлеге хезмәткәрләре язгы-җәйге ут чыгу куркынычы зур булган чорда аеруча янгынга каршы режим кертелүен исегезгә төшерә. "Кызыл әтәч"тән сак булу өчен йорт-җир, ихаталарны, бакча участокларын...
-
Азнакайның “Бөркетләр” командасы - Россиядә икенче!
Әле кайчан гына районның "Соколы" командасы 2002 елгылар арасында алкалы хоккей буенча Анатолий Тарасов исемендәге "Алтын алка" клубы призына үткәрелгән ярышларда Идел буе федераль округы буенча абсолют җиңүче булып танылганнар иде, шушы көннәрдә Азнакайга тагын бер шатлыклы хәбәр килеп иреште: спортчыларыбыз Россиядә Татарстан данын лаеклы яклап, икенче урын алды! Спорт...
-
Азнакайда татарчаны бар да яхшы белә
Республикабызда һәр ел саен бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның туган көнендә - 26 апрельдә, Туган тел көне билгеләп үтелә. Ул халкыбызның бөеклеген, телебезнең байлыгын ачык күрсәтә торган бәйрәм. Дуслык белән дан тоткан Татарстан җирендә йөздән артык милләт вәкиле яши. Республикабыз Президенты һәм хөкүмәтенең сәясәте җөмһүриятебездә яшәүче халыклар теленә хөрмәт уятуга...
-
"Маяк" газетасының икенче ярты еллыгына язылу бара
«Маяк» газетасына язылу бара Хөрмәтле газета укучыларыбыз! 2015 елның икенче ярты еллыгына "Маяк" газетасына почтада да, редакциядә дә, интернет аша да язылырга мөмкин. Ярты елга язылу бәясе: физик затлар өчен - 570 сум (бер айга- 95 сум). Һәр санны үзе килеп алырга теләүчеләр редакциянең рекламалар бүлегендә 300 сумга языла алалар....