22 декабрь 2016 яңалыклары
-
Азнакайлыларны чакырабыз! «Хайваннар дөньясында» бәйрәмендә призлар уйнатылачак
22.12.2016 «Аграрийларда кунакта» мәдәни-күңел ачу чаралары циклыннан «Хайваннар дөньясында» бәйрәме булачак. Чара Казанда ял көне, 25 декабрьдә, Игенчеләр сарае каршындагы мәйданда булачак. Бу бәйрәмне Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе, район һәм шәһәр дәүләт ветеринария берләшмәләре оештыра. «Хайваннар дөньясында» бәйрәме кунаклары, мавыктыргыч уеннарда һәм конкурсларда катнашып, призлар ота, пылау,...
-
Азнакайның өч авыл җирлеге машина белән бүләкләнде
Бүген башкалабыз Казанда ТР муниципаль берәмлекләр Ассоциациясенең ХI Съезды булды. Анда Азнакайдан муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин җитәкчелегендәге авыл җирлеге башлыклары һәм берничә ТОС җитәкчеләре дә булган делегация катнашты. Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов муниципаль берәмлекләр арасында ел саен уздырыла торган смотр-бәйгедә җиңүчеләргә машина ачкычлары тапшырды. Әлеге бүләккә Азнакай районының...
-
Азнакайның “Ак калфагы” елга йомгак ясады. ФОТОРЕПОРТАЖ
Районыбызның иң уңышлы эшләп килгән иҗтимагый оешмаларыннан берсе булган "Ак калфак" хатын-кызлар оешмасы Яңа ел алдыннан бәйрәм табынына җыелып, еллык эшчәнлеккә йомгак ясады. Милли йолаларыбыз, гореф-гадәтләрне саклау, үстерү, яшь буынга сеңдерүдә, гаиләнең абруен күтәрү, балалар тәрбияләүдә юнәлешле эшләп килгән оешманың сөйләр әйберләре күп. Азнакайда бу нәүбәттән ресмпубликакүләм чараларның әледән-әле узып...
-
Азнакайдан Илшат Муллаянов – “Иң яхшы яшь тренер - 2016” республика бәйгесе лауреаты
Казанда "Иң яхшы яшь тренер-2016" бәйгесенең финал ярышлары үтте. Анда безнең район данын "Юбилейный" балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбенең грек-рим көрәше буенча тренеры Муллаянов Илшат яклап, бәйге лауреаты булды. Ул квалификация күтәрү курслары узар өчен сертификат белән бүләкләнде. Илшат Муллаяновка шулай ук мастер-класс күрсәтү мөмкинлеге дә тудырылачак. Сүз уңаеннан, республика...
-
Рәхмәт сезгә, яктылык өләшүчеләр!
Бүген без яшәешебезне электр энергиясеннән башка күз алдына да китерә алмыйбыз. Бер генә минутка ут сүнсә дә, дөнья туктап калган кебек була. Бүген авылларыбыз, шәһәрләребез электр нурына күмелеп утыра, өйләребез якты, җылы икән, моның белән без энергетикларга рәхмәтлебез. Районыбызның хөрмәтле энергетиклары, кадерле ветераннар! Сезне һөнәри бәйрәмегез белән тәбрик итәм, гаиләгездә...
-
Азнакайлыларны РФ Дәүләт Думасы депутаты Ринат Хәйров кабул итә
27 декабрь көнне 13.00 сәгатьтән 14.00 сәгатькә кадәр "Бердәм Россия" партиясенең Азнакай җирле бүлегендә (Солтангалиев ур., 21, Мәдәният йортының 1 нче каты) РФ Дәүләт Думасы депутаты Ринат Хәйров район халкын кабул итә. Алдан язылу өчен тел.: 7-01-92.
-
Азнакай активистлары – авылларда. ФОТОРЕПОРТАЖ
Районыбызның иҗтимагый совет әгъзалары 21 декабрьдә Октябрь Бүләк һәм Таллы Бүләк авылларында булып кайттылар. Биредә алар мәчетләрдә, мәдәният йортларында халык белән очрашып, тормыш-яшәешләре белән кызыксындылар. Советның күчмә утырышы Таллы Бүләк авылы мәдәният йортында узды. Аны район Советы аппараты җитәкчесе Айдар Хәлиуллин алып барды. Иҗтимагый совет рәисе Әнәс Исхаков советның еллык...
-
Азнакай гимназиясе балында район башлыгын полонез биеттеләр. ФОТО ҺӘМ ВИДЕО РЕПОРТАЖ
Дүртенче елын Азнакай гимназиясендә декабрь азагында бал уза. Быел гиназистлар Венециянең 14 нче гасырына әйләнеп кайттылар. Карнавал нәни клоуннарның, кар бөртекләренең, шәрык кызларының биюләре, купшы ак күлмәкләрдән сөйкемле туташлар һәм көяз кавалерларның вальсы, гимнастлар, фокусчылар чыгышы белән үрелеп барды. Укытучыларның Казаннан ук кайтарткан балмаскарад киемнәре дә күзләрне камаштырырлык иде. Алар...
-
Азнакай нефть кудыру станциясенең административ бинасы яңа төс алды. ФОТОРЕПОРТАЖ
Бүген капиталь ремонттан соң Азнакай нефть кудыру станциясенең административ бинасы ачылды. Әлеге тантанада Азнакай муниципаль районы башлыгы Марсель Шәйдуллин, "Транснефть-Прикамье" җәмгыяте генераль директоры урынбасары Илдар Шәмгунов, Әлмәт район нефть үткәргеч идарәсе начальнигы Азат Гәрәев катнашты. Марсель Шәйдуллин коллективның район үсешенә лаеклы өлеш кертүен билгеләп үтте һәм бер төркем хезмәт алдынгыларына...