Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
МӘГАРИФ

Азнакай гимназиясе балында район башлыгын полонез биеттеләр. ФОТО ҺӘМ ВИДЕО РЕПОРТАЖ

Дүртенче елын Азнакай гимназиясендә декабрь азагында бал уза. Быел гиназистлар Венециянең 14 нче гасырына әйләнеп кайттылар. Карнавал нәни клоуннарның, кар бөртекләренең, шәрык кызларының биюләре, купшы ак күлмәкләрдән сөйкемле туташлар һәм көяз кавалерларның вальсы, гимнастлар, фокусчылар чыгышы белән үрелеп барды. Укытучыларның Казаннан ук кайтарткан балмаскарад киемнәре дә күзләрне камаштырырлык иде. Алар...

Дүртенче елын Азнакай гимназиясендә декабрь азагында бал уза. Быел гиназистлар Венециянең 14 нче гасырына әйләнеп кайттылар.

Карнавал нәни клоуннарның, кар бөртекләренең, шәрык кызларының биюләре, купшы ак күлмәкләрдән сөйкемле туташлар һәм көяз кавалерларның вальсы, гимнастлар, фокусчылар чыгышы белән үрелеп барды. Укытучыларның Казаннан ук кайтарткан балмаскарад киемнәре дә күзләрне камаштырырлык иде. Алар муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллинны да, герцог образына кертеп, полонез биеттеләр.

Ул коллективка уңышлар теләп, бүләк тапшырды.

Елдагыча олимпиадаларда республика күләмендә призлы урын яулаган өч укучы гимназия директоры гранты белән бүләкләнде.

Бу хакта тулырак язма белән газетабызда таныша аласыз.

Резеда ШӘРИПОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Азнакай гимназиясе балында район башлыгын полонез биеттеләр. ФОТО ҺӘМ ВИДЕО РЕПОРТАЖ

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакай гимназиясе балында район башлыгын полонез биеттеләр