22 сентябрь 2016 яңалыклары
-
"Маяк" газетасы халык белән уздырган “Туры элемтәнең” нәтиҗәләре
Инвалидлыкны тиктомалдан гына бирмиләр. Димәк, сихәтлеккә генә түгел, кешенең гомеренә дә җитди янау туган. Мондый төр категориягә кергәннәргә хөкүмәт үз ярдәмен дә билгеләде: 2005 елдан федераль бюджет хисабыннан таләп ителгән дарулар белән тәэмин итү программасы гамәлгә ашырылып килә. Аның нигезендә федераль ташламаларга ия категорияләр - барлык төркем инвалидлар, блокадниклар, сугышта...
-
Миләш өлгереп килә. Азнакайлыларга файдалы киңәшләр
Миләш җиләкләре бик ачы булса да, аның составында бик күп файдалы матдәләр бар. Миләш каротиннарга һәм антициан кушылмаларга, А һәм С витаминнарына, пектинга бай. Миләш җиләгендәге витаминнар, органик кислоталар, микроэлементларның гомуми күләме дистә ярымнан да артып китә. Миләшне кан системасы бозылганда (мәсәлән, туры эчәк веналары киңәйгәндә), сидек юллары ялкынсынганда, ташлар...
-
Безнең сораштыру. Ришвәткә үзебез юл куябыз
Бүгенге тормышыбызның иң актуаль темасыдыр бу, мөгаен. Ришвәтчелек белән илдә киң көрәш барса да, әле бер төбәктә, әле икенчесендә зур күләмдә ришвәт алу, бирү очраклары турында ишетеп, укып торабыз. Райондашларыбыз бу нисбәттән ни уйлый? Ришвәтчелекнең тамырына чабып, аны җиңеп була дип саныйлармы? Әнә шул сорау белән кызыксынып шәһәребез урамнарына чыктык....
-
Якташыбыз Булат Җиһаншин өчен тавыш бирик
ТНВ каналында барган "Кайнар хит" бәйгесе көннән-көн "кайнарлана" бара. Анда үзебезнең Азнакай егете - республиканың иң якты эстрада йолдызларының берсе Булат Җиһаншин да үзенең "Туган якта" җыры белән катнаша. Әйдәгез, Булатны яклап барыбыз да аңа тавышларны бирергә ашыгыйк. Һәр шимбәдә 10.00-11.00 сәгатьләрдә өй һәм кәрәзле телефоннардан 8(843) 221 58 37...
-
«Маяк»ка алдан язылган – откан
Көзгә аяк басуга безнең редакциябездә дә урак өсте - газетабызга язылу башлана. Кыш әле таулар артында кебек тоелса да, ел бетәргә санаулы гына айлар калып бара. Ә вакыт дигәнең, агымсудай, сизелми дә уза бит ул. Бездә халык бүгенге эшне иртәгә калдырырга күнекмәгән. Алдан язлылуның отышлы яклары күп инде аның. Бердән,...
-
Азнакайда “Милләтләр кроссы” уздырыла
Йөгерәбезме? Бөтенроссия йөгерү көне уңаеннан шәһәребездә 24 сентябрь көнне Сабантуй мәйданында "Милләтләр кроссы" уздырыла. Ярышларда районның белем бирү учреждениеләре укучылары, предприятиеләр һәм оешмалар хезмәткәрләре, өлкән буын кешеләре, гомумән, спортны яраткан, актив, сәламәт яшәү рәвеше алып барган барлык кеше катнаша ала. Йөгерүчеләр стартка 10.00 сәгатьтә баса.
-
Азнакайда 500 эшмәкәрнең Пенсия фондына 18 миллион сумнан артык бурычы бар
Бурычлыга көн бетә Пенсия фонды идарәсе белгечләре суд приставлары белән 5 сентябрьдән 5 октябрьгә кадәр "Шәхси эшмәкәрләрдән бурычларын түләттерү" айлыгы уздыра. Чара барышында сәүдә үзәкләренә, эшмәкәрләрнең яшәү урыннарына үзара рейдлар ясалачак, шулай ук бурычлыларның ил чигеннән чыгып китү хокукын вакытлыча чикләүне куллану буенча чаралар күреләчәк. Бүген районда исәптә торган 1280...
-
Улын юл һәлакәтендә югалткан әтигә хат
Яши алсаң яшәп кара... Дөньяларның ямен алып, Ашауларның тәмен алып, Төннең йокыларын алып, Йөрәкләрнең хәлен алып, Яшәү мәгънәләрен алып Газиз балаң мәңгелеккә китеп бара... Ничек яшәргә? ... Син моңа әле дә ышанмыйсың, ияләнә дә алмыйсыңдыр. Чөнки балаңның җаны синең яныңда йөридер кебек. Ул да бит яшь җан бу дөньядан ирексездән,...
-
Узган якшәмбедә урман хуҗалыгы хезмәткәрләре үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үттеләр
Урман - безнең байлыгыбыз Бу ел Азнакай урманчылары өчен тагын да истәлеклерәк, чөнки алар үзләренең 85 еллык юбилейларын билгеләп үтәләр. Кагыйдә буларак, мондый истәлекле вакыйга алдыннан, ерак тарих битләренә күз салабыз, эшләнгән эшләребезгә нәтиҗә ясыйбыз. Азнакай урман хуҗалыгы системасы барлыкка килү 1931 елда Татарстан Республикасы Наркомзем приказыннан башлангыч ала. Элеккеге...