Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

"Маяк" газетасы халык белән уздырган “Туры элемтәнең” нәтиҗәләре

Инвалидлыкны тиктомалдан гына бирмиләр. Димәк, сихәтлеккә генә түгел, кешенең гомеренә дә җитди янау туган. Мондый төр категориягә кергәннәргә хөкүмәт үз ярдәмен дә билгеләде: 2005 елдан федераль бюджет хисабыннан таләп ителгән дарулар белән тәэмин итү программасы гамәлгә ашырылып килә. Аның нигезендә федераль ташламаларга ия категорияләр - барлык төркем инвалидлар, блокадниклар, сугышта...

Инвалидлыкны тиктомалдан гына бирмиләр. Димәк, сихәтлеккә генә түгел, кешенең гомеренә дә җитди янау туган. Мондый төр категориягә кергәннәргә хөкүмәт үз ярдәмен дә билгеләде: 2005 елдан федераль бюджет хисабыннан таләп ителгән дарулар белән тәэмин итү программасы гамәлгә ашырылып килә. Аның нигезендә федераль ташламаларга ия категорияләр - барлык төркем инвалидлар, блокадниклар, сугышта катнашучылар бушлай дарулар алуга хокуклы. Монна тыш, үзебезнең региональ ташламалар да бар. Әмма, кызганычка каршы, бик күпләр дарулар урынына акчалата компенсацияне алу ягын карый. Дөрес адыммы соң бу? Менә шушы мәсьәләгә багышлап, "Маяк" газетасы халык белән "Туры элемтә" үткәрде. Әйтергә кирәк, сораулар шактый күп булды һәм без аларга җавап бирүне сорап район үзәк поликлиникасы, пенсия фонды идарәсе, үзәк аптека җитәкчеләре-белгечләренә мөрәҗәгать иттек. Түбәндә еш яңгыраган сораулар һәм аларга җавапларны урнаштырабыз.

- Мин инвалидлыкны шушы араларда гына рәсмиләштердем. Социаль хезмәтләр җыелмасына ниләр керә? Аннан баш тартып, акчасын гына алучылар бармы?

-Социаль хезмәтләр җыелмасында иң беренче чиратта Сезнең авыруны дәвалау өчен медицина ярдәме стандартлары нигезендә исемлектә расланган бушлай дарулар белән тәэмин итү каралган. Бу җыелмага шулай ук медицина күрсәтмәләре нигезендә санатор-курорт юлламалары белән тәэмин ителеш тә керә. Дәвалау урынына бару-кайтуга шәһәр яны тимер юл транспортында бушлай йөрү каралган.

Кызганычка каршы, соцпакеттан баш тартучылар да бар. Быелның 10 сентябренә аларның саны 3132 кеше тәшкил итә (узган ел бу чорга алар тагын да күбрәк - 3213 иде), шуларның 2799ы аннан тулаем баш тарткан. 2017 елга тулаем җыелмадан баш тартучылар бүгенге көнгә 72 чамасы.

Ташламалы даруларга хокукы булганнар бүгенге көнгә региональ исемлектә - 2445, федераль исемлектә - 4227 кеше. Әмма федераль исемлектәге 1546 кеше генә ташламалы дару препаратлары ала, 2681е алардан баш тартты. Бу барыбызны да борчый торган хәл. Социаль ярдәмнән баш тартучылар моның сәбәбен кирәкле дарулар булмау, кайбер авылларда яшәүчеләргә даруханәләр, дәвалау оешмалары ерак булу белән, гаиләсенә матди ярдәм кирәк булу белән бәйләп аңлата. Әмма алар иң мөһимен искә алмый: әгәр инде авыруы көчәеп китеп, кыйммәтле дарулар кирәк була калганда, ул ярдәмгә өметләнә алмый.

Федераль программаны финанслау күләме анда торучы гражданнар саныннан исәпләнә. Соцпакет сайлаган кешеләр күбрәк булган саен, акча да күбрәк бүленә. Бу исә кыйммәтле препаратлар таләп ителгән авыруларга ярдәм итү мөмкинлеген арттыра. Димәк, соцпакеттан баш тартып, акчага өстенлек бирү башкаларны да авыр көнгә калдыра.

Авылларда бүгенге көндә 45 махсус белемле фельдшер бар. Алар мохтаҗлык кичерүчеләргә социаль хезмәтләрдән файдалануда бөтен ярдәмне күрсәтергә әзер, мөрәҗәгать итәргә генә кирәк. Шулай ук һәр инвалидның якыннары, социаль ярдәм бүлегеннән билгеләнгән хезмәткәр бар, аптекадан дарулар алып кайту, санатор-курорт юлламаларына документлар әзерләүдә алар беренче ярдәмчеләр.

Шикәр авыруыннан, онкологик чирләрдән, бронхиаль астмадан һ.б. авырулардан интегүче инвалидларга кыйммәтле дарулар кирәк. Әйтик, шул ук диабет авырулы бер кеше генә дә елына 23-63 мең, ашказаны-эчәктә яман шеше авырулылар 1,4 меңнән 1 миллион 265 мең, аннан да күбрәк сумлык дару куллана. Кеше үзен әйбәт хис иткәндә хроник авырулар алай үзен бик сиздерми һәм натураль ташламаны акчага алыштыруга җиңел карыйсың. Ә менә кисәк хәлең начараеп, авыруың баш калкыта икән, ул чакта инде даруы да күп кирәк була башлый, җитмәсә, берсеннән-берсе кыйммәт тә, шунда инде гаилә бюджетына кырынлык килә, ташламалардан баш тартуыңа үкенү туа.

Инвалид балалары булган әти-әниләрнең ташламалы дарулардан баш тартуы бернинди калыпка да сыймый. Бу - бала сәламәтлегенә, гомеренә яный. Бүгенге көндә районда шундый 296 сабый бар. Аларның һәр өченчесе кыйммәтле дәвалануга мохтаҗ, монда инде бернинди аңсызлык, битарафлык булырга мөмкин түгел. Ни дисәң дә, хөкүмәт ярдәмен акчалата түгел, ә җыелма рәвешендә алу отышлы.

-Табиб язган дарулар һәрвакыт булып тормый. Бу нилектән икән?

-Үзәк аптекада дарулар белән тәэмин ителеш җайга салынган. Аларга табиблар билгеләмәсе буенча заявкалар вакытында бирелеп тора. Ташламалы категория гражданнар өчен кирәкле дару препаратларына һәркемнең ихтыяҗлыгыннан чыгып, Азнакай үзәк поликлиникасында ярты ел саен заявкалар туплана һәм алар шуның нигезендә кайтарыла. Монда шунсын да әйтергә кирәк, бер генә исемдәге даруга күнеккән кайбер пациентлар, гәрчә аның башка исемдәге аналоглары булса да, аларын алудан баш тарта. Бу һич тә дөрес түгел. Нәтиҗәдә миңа кирәкле дару юк, кайтарылмый, дип ризасызлык белдерә башлыйлар. Даруның кемнәндер ишеткәнен, рекламадан күргәнен түгел, ә табиб билгеләгәнен алырга кирәк, ә алар һәрчак булып тора. Рецептта аларның сатудагы исеме түгел, ә медицина стандартында билгеләнгәне языла. Чит илдә эшләнгән дару, кыйммәт булса да, ул әле безнең үз илебездә эшләнгәненнән яхшырак дигән сүз түгел. Монда бик игътибарлы булсак иде. Ә бит югыйсә аналоглар да шул ук составка, шундый ук дәвалау үзенчәлегенә ия.

-Социаль пакетның бәясе күпме?

- Агымдагы ел өчен социаль пакетның бәясе 995 сум 23 тиен тәшкил итә. Аның эчендә ге 766 сум 55 тиен - дарулар өчен, 118 сум 59 тиен - санаторий- курорт юлламалары өчен, 110 сум 09 тиен тимер юл өчен каралган.

-Даруга ташламалардан баш тартып гариза язган кеше бу хокукларын кире кайтара аламы?

- Әгәр сез шундый ялгышлык эшләп, ташламалы дарудан баш тарткансыз һәм моның өчен үкенәсез икән, белеп торыгыз, социаль хезмәтләр күрсәтүгә хокукыгызны Пенсия фондына гариза язып, яңадан кайтара аласыз. Моның өчен 1 октябрьдән дә соңга калмый Пенсия фонды идарәсенә түләүсез дару алуга социаль ярдәм күрсәтүне яңарту турында гариза бирүегез кирәк. Ә инде 1 октябрьдән соңга калсагыз, ел дәвамында мондый ташламадан мәхрүм булачаксыз.

Исегездә тотыгыз: сезнең ташламалы дарулармы яки алар урынына акча алунымы сайлау үзегез өчен генә түгел, якыннарыгыз иминлеге өчен дә мөһим мәсьәәлә, чөнки ул гаилә бюджетына суга. Шуңа да алар белән, ә иң беренче чиратта дәвалаучы табибыгыз белән киңәшләшү кирәк.

Социаль хезмәтләр җыелмасына кыгылышлы барлык сораулар белән 7-09-06,7-01-50 телефоннары аша шалтыратырга яисә барлык мәгълүматларны www.pfrrt.ru сайтында алырга мөмкин.

Республикабызда 90 мең кеше онкологик авырулар белән исәптә тора - һәр 43нче татарстанлыда яман шеш табыла. Шикәр авыруы белән чирләүчеләр 110 меңнән артык, ә йөрәк-кан әйләнеше авырулары тын юлларының кискен авыруларыннан соң (ОРЗ) икенче урында. Димәк, һәркайсыбызга чир көтмәгәндә-уйламаганда килергә мөмкин. Федераль ташламаларга ия кешеләрне исә дәүләт кайгыртам дип тора. Моннан дөрес итеп файдаланырга гына кирәк.



"Туры элемтә"не газета өчен Лиза Нурлыева әзерләде

Редакциядән: Укучыларыбыз сорауларына җаваплар биргән пенсия фондының район идарәсе җитәкчесе Ләйсән Ваһаповага, район үзәк сырхауханәсенең поликлиника буенча урынбасары Руслан Магомедовка, үзәк аптека мөдире Мәүлидә Шәймәрдановага рәхмәтлебез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: "Маяк" газеты уздырган туры элемтәнең нәтиҗиләре