Узган якшәмбедә урман хуҗалыгы хезмәткәрләре үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үттеләр
Урман - безнең байлыгыбыз Бу ел Азнакай урманчылары өчен тагын да истәлеклерәк, чөнки алар үзләренең 85 еллык юбилейларын билгеләп үтәләр. Кагыйдә буларак, мондый истәлекле вакыйга алдыннан, ерак тарих битләренә күз салабыз, эшләнгән эшләребезгә нәтиҗә ясыйбыз. Азнакай урман хуҗалыгы системасы барлыкка килү 1931 елда Татарстан Республикасы Наркомзем приказыннан башлангыч ала. Элеккеге...
Урман - безнең байлыгыбыз
Бу ел Азнакай урманчылары өчен тагын да истәлеклерәк, чөнки алар үзләренең 85 еллык юбилейларын билгеләп үтәләр.
Кагыйдә буларак, мондый истәлекле вакыйга алдыннан, ерак тарих битләренә күз салабыз, эшләнгән эшләребезгә нәтиҗә ясыйбыз. Азнакай урман хуҗалыгы системасы барлыкка килү 1931 елда Татарстан Республикасы Наркомзем приказыннан башлангыч ала. Элеккеге казна шәхси урман дачалары Азнакай урман хуҗалыгына берләштерелә. Аннан соң Карамалы, Чалтаймас, Азнакай урманчылыклары барлыкка килә.
Урман хуҗалыгының тарихи үткәне дә илебез тормышы, вакыйгалар белән бәйле. Мәсәлән, 1931-1941 елларда урман хуҗалыгы колхозлар халык өчен кирәк булган әйберләр әзерли, аларның сорауларын канәгатьләндерә. Төрле төзелеш кирәк-яраклары, бүрәнә, чана, арба тәгәрмәче, мунчала, телефон баганалары, утын... җитештерә. Сугыш чорларында исә илебез иминлеген саклау өчен кирәк булган әйберләр: чаңгылар, казык, көрәк, дегет кайнату җайланмалары әзерләп фронтка озаталар. Азнакай урман хуҗалыгы урманнарны торгызу, аларның чисталыгын тәэмин итү, саклау өлкәсендә даими эшчәнлек алып бара. Һәрбер урманчылыкның үсентеләр утырту өчен үзенең питомниклары булдырыла. Алар һәр елны 100әр гектар мәйданда урман утырту эшләре башкаралар.
Азнакай урман хуҗалыгының дилбегә башында алыштыргысыз җитәкчеләр торды. Степан Гурьянов өч дистә гомерен нәкъ менә шушы урман хуҗалыгына багышлады. Бүген районыбызда шаулап утыручы урманнар аның һәм ул җитәкләгән коллективның фидакарь хезмәт җимеше ул. Бу чорда ел саен 600-700 гектар мәйданда урман полосалары утыртыла. Нәтиҗәдә, урманнарны утырту һәм кисү (бу бигрәк тә, сугыш һәм сугыштан соң барлыкка килә) арасында барлыкка килгән аерма бетә. 1984-1994 елларда Азнакай урман хуҗалыгы коллективы урманнарны торгызу буенча республиканың көньяк-көнчыгышында беренче урынга чыга. 13 мең гектарда өр-яңа урманнар, басуларны саклаучы юл полосалары, ташландык урыннарда меңләгән гектар урманнар, урман паркы калка. Шушы чорда тагын ике урманчылык барлыкка килә. Җитештерү базасын ныгыту, хезмәткәрләрнең тормыш-көнкүреш шартларын яхшырту өлкәсендә дә зур эшләр башкарыла. Хезмәткәрләр өчен торак йортлар төзелә.
Аннан соң дистә елдан артык җитәкчелек иткән Әлфир Галимов та элеккеге остазының йөзенә тап төшерми. Ул 1977 елдан ук урман хуҗалыгында тәҗрибә туплап килә. Азнакай урман хуҗалыгы җирләре калкулыкларга аеруча бай бит. Аның җитәкчелегендә меңләгән гектар таулыклар, уңайсыз авыл хуҗалыгы җирләрендә террасалау юлы белән саклагыч урман үсентеләре утыртыла. Бу сөзәк тау битләрендә эшләүче урманчылардан аеруча зур осталык һәм фидакарьлек таләп итә.
Бүгенге көндә "Азнакай урманчылыгы" дәүләт учреждениесе башында торучы Илназ Кашапов җитәкчелегендәге хезмәт коллективы урман байлыкларын саклау, арттыру буенча алдагы буыннарның эшен лаеклы дәвам итә. Быел урманда - 53, авыл җирлекләре, басуларда эрозиягә каршы 30 гектарда агач үсентеләре утыртылган, 450 гектар урман культуралары һәм агачлар чистартылып, тәртипкә китерелгән. Урманчылыкта җитештерү, төзекләндерү, урман агачларын янгыннан саклау һәм башка юнәлештә дә зур эш башкарыла. Урман - һәммәбезнең зур байлыгы. Шул байлыгыбыз сагында торучы урман хуҗалыгы хезмәткәрләренә исәнлек-саулык, авыр эшләрендә уңышлар юлдаш булсын!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев