22 апрель 2016 яңалыклары
-
Тукай әсәрләре кул эшләре күргәзмәсендә чагылды
Чалпы социаль-тернәкләндерү үзәгендә Тукай әсәрләре буенча ясалган кул эшләре күргәзмәсе оештырылды. Анда тернәкләнүчеләр үзләре дә актив катнаштылар. Аеруча Зөһрә Ярмиева, Рәшидә Вафина, Җәмилә Шәкүрова, Гөлшат Хәлилова, Айсылу Закирова, Әнвәр Кашапов һәм Рәзинә Сөнгәтуллина нык тырыштылар. Биредә шулай ук "Үзеңә һәм якынарыңа ярдәм ит" дигән түгәрәк өстәл дә үтте. Пенсионерлар һәм...
-
“Өмет” үзәгендә “Мәрхәмәтле эшләр ярминкәсе” узды
"Мәрхәмәтлелек атналыгы" кысаларында "Өмет" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә мохтаҗ гаиләләрдәге балаларга ярдәм йөзеннән ярминкә узды. Анда барлык шәһәр мәктәпләре катнашты. Иң беренчеләрдән булып 4 нче лицей активистлары уенчыклар, киемнәр, китаплар китерделәр. Шулай ук 8 нче мәктәп укучылары да бик актив булдылар. Җыелган әйберләр балаларга тапшырылачак. Лилия Идрисова
-
Азнакайның яшь талантлары ТНВ каналында чыгыш ясады
Азнакай балалар сәнгать мәктәбенең Фирдәвес Әхмәтгалиева сыйныфында укучылар "Җырлы-моңлы балачак" республика телевизион конкурсының икенче турында катнаштылар. ТНВ каналында "Юлдаш" ансамбленең кече төркеме "Туган авылым", ә Рамазан Фазлыев "Сагындым авылымны" җырларын башкарды.
-
Азнакай яшьләре өмәгә чакыра
Җиңү бәйрәменә дә санаулы көннәр генә калып килә. Шул уңайдан районның барлык торак пунктларында бу араларда өмәләр гөрли, зиратлар төзекләндерелә, чистартыла. Азнакай районы яшьләр идарәсе дә санитар-экологик айлык кысаларында 23 апрель көнен бердәм өмәләр көне дип игълан итте. Бу шимбә иртәсендә барлык яшьләрне, шәһәрдәшләрне татар һәм рус зиратларын чистарту өмәсенә...
-
Азнакайда эшмәкәрләр өчен киңәшмә булачак
Сәнәгать мәйданчыклары - эшмәкәрлекне үстерүдә төп юнәлешләрнең берсе булып тора. Киләсе атнаның чәршәмбесендә Балалар иҗаты үзәгендә әлеге темага багышланган эшмәкәрләр киңәшмәсе уза. Анда Республика вәкилләре катнашында эшмәкәрләргә ярдәм программалары, кредит алу һәм башкалар турында да сөйләшү, яңа объектлар белән танышу булачак.
-
Азнакайда вафат булган авыл советы җитәкчеләренең каберләренә зират кылдылар
Азнакай авыл җирлеге башлыклары матур башлангыч, игелекле гамәл белән чыктылар. Бүген алар вафат булган элеккеге авыл советлары җитәкчеләренең каберләренә барып, искә алдылар, чәчәкләр куйдылар. Чарага вафат булган авыл башлыкларының гаиләләре дә килде. "Без бу игелекле гамәлне нәкъ менә җирле үзидарә хезмәткәрләренең һөнәри бәйрәм көннәрендә башкарабыз. Исәннәрне кадерләсәк, үлгәннәрне дә онытмаска,...
-
Шимбә көнне Азнакайлыларга 300дән артык Җиңү символы өләшергә ниятлиләр
23 апрель көнне районның яшьләр идарәсе волонтерлар - мәктәп укучылары белән берлектә шәһәребез урамнарында велоузыш оештыра, бер үк вакытта шәһәрдәшләребезгә Георгий тасмалары да таратылачак. Бу көнне алар 300дән артык Җиңү символы өләшергә ниятли. Әлбәттә, патриотик рухтагы бу чара - Георгий тасмалары тарату 9 майга кадәр дәвам итәчәк.
-
Киләсе төнгә Азнакайда 1 градус кына җылы булачак
Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, бүген - 22 апрельдә, аязучан болытлы һава торышы хакимлек итәчәк. Республикада бүген кич, төнлә һәм иртән көньяк-көнбатыш тарафтан искән җилнең секундына 17-22 метрга җитеп көчәю ихтималы бар. Төнлә һәм көндез кыска вакытлы яшен булачак, дип җиткерә синоптиклар. Күпчелек районнарда яңгыр ява....
-
Организмны чистартуның иң җиңел ысуллары
Бүгенге көндә экология фаҗигасе иң элек кеше организмын эштән чыгара. Фитотерапия - агуланган организмны чистарту юлында иң үтемле чараларның берсе. Кайбер үләннәр организмда тупланган экологик "агу"ны юдыртып чыгарырга сәләтле. Үги ана яфрагы Аның яфрагыннан (киптерелгән булса да ярый) әзерләнгән төнәтмә бөерләрне чистарта, зарарлы матдәләрне бөер тукымасыннан лимфа капиллярларына кудыруны тизләтә....
-
Азнакайлыларны июньдә дә рәттән өч көнлек ял көтә
11-13 июньдә Россия көне уңаеннан рәттән өч көн ял итәчәкбез. Бу хакта Хезмәт һәм мәшгульлек буенча федераль хезмәт җитәкчесе урынбасары Иван Шкловец җиткергән."12 июньдә Россия көне, эшләми торган бәйрәм көн, календарь буенча якшәмбегә туры килә. Шуңа да якшәмбедән ял көне дүшәмбегә күчерелә. Нәтиҗәдә, Россия халкының өстәмә ялы пәйда була", -...
-
Терлекләргә котыру авыруына каршы бушлай прививка ясала
Ветеринария табиблары тарафыннан районда быел да хуҗалыкларда барлык терлекләргә дә котыру авыруына каршы бушлай прививка ясала, шуңа да карамастан, шәхси йортларда песиләрне, этләрне вакцинацияләүгә җитди карамыйлар. Котыру авыруының хайваннарга гына түгел, йорт хуҗаларына, балаларга да зыян салуы бар бит! Гадәттә, кешеләр хуҗалыкта төлке йөргәнне күреп, аны тизрәк юк итәргә тырышалар....