21 февраль 2018 яңалыклары
-
Иртәгә Азнакай халкын "Рәвешләр" Казан эстрада миниатюралары театры концертка чакыра
Азнакай шәһәрендә "Рәвешләр" Казан эстрада миниатюралары театры яңа программа белән чыгыш ясаячак 22 февральдә 19.00 сәгатьтә Азнакай халкын Мәдәният сараенда узачак "Картайган яшьлек" җырлы юмористик концертына чакыралар. Катнашалар: Әбри Хәбриев Айдар Галиәскәров Фәрит Галиев Раушан Ситдиков Билетлар кассада.
-
Азнакайда “Аҗаган” хәрби-патриотик уены узды
Азнакай 3нче «Айсылу» балалар бакчасының зурлар төркемендә "Аҗаган" хәрби-патриотик уены узды. Бәйрәмгә әтиләр һәм бабайлар да чакырулы иде. Алар балалар белән берлектә "Диңгезчеләр" һәм "Чик сакчылары" командаларына бүленде. Аларга уен ахырында яшерелгән документны табырга дигән максат куелды. Уен барышында командалар әкият геройлары белән очрашып, төрле каршылыкларны җиңеп чыктылар. Убырлы карчык,...
-
Халыкара туган тел көнен Азнакай укучылары китапханәдә каршылады
(Азнакай, 21 февраль) Бүген Халыкара туган тел көне билгеләп үтелә. "...Җыр булырлык сүзләр биргән, Туган телем, рәхмәт сиңа!.." Әлеге шигырь юллары белән исемләнгән кичә Азнакай шәһәренең Үзәк китапханәсендә балалар, укучылыр, өлкәннәр катнашында бик эчтәлекле, кызыклы итеп үткәрелде. Ул 10 нчы номерлы "Алтынчәч" балалар бакчасының мәктәпкә хәзерлек төркеме балалары чыгышы белән...
-
Вәзирә Галиеваны туган көне белән котлыйлар
Мәлбагыш авылында гомер кичерүче кадерле тормыш иптәшем, әниебез, әбиебез Галиева Вәзирә Нурулла кызына 13 февральдә 65 яшь тулды. Әни, син безнең өчен һәрчак олы җанлы, иң кадерле, иң газиз кеше. Син безнең таянычыбыз, киңәшчебез, яшәү өлгебез. Без һәрвакыт синең күңел җылыңны, безне яратуыңны тоеп яшәдек. Киң күңелең, ачык йөзең, белән...