Уразай авылында яшәүче Фәйрүзә Кариева — умартачылыкның чын остасы
Күп кеше умартачылыкны ир-атлар эше дип саный. Чынлап та, бу эш көчле кулларны, тәвәккәллекне таләп итә. Әмма Азнакай районы Уразай авылында гомер итүче Фәйрүзә Кариева бу мисалның киресен исбать итә — ул үзенең тырышлыгы белән умартачылыкны гына түгел, ә үз тормышын да башкаларга үрнәк булырдай алып бара.