Азнакайда сандык ясау остасы яши
4 августта Сандык көнен билгеләп узалар. Ул рәсми булмаган истәлекле дата.
Сандык ясауның тарихы Борынгы Египтка барып тоташса да, безнең татарда да ул элек-электән алыштыргысыз йорт җиһазы булган.
Кызларга тормышка чыгар алдыннан бирнә сандыгы әзерләгәннәр, кияү ул сандыкны сатып алган. Әле безнең чорда да бу йола саклана иде. Хәтерлим, апам сандык өстенә менеп утырып, аны “сатмакчы” булган иде, кияү егетләре сандыкны апам белән бергә күтәреп алып чыгып киттеләр.
Сандык өйнең түрендә саклана. Анда әнкәй ястыкларны, юрган-мендәрләрне матур итеп өеп, япма белән каплап куя иде.
Картая-картая сандык әбиләрнең соңгы юлга әзерлегенә әверелә.
Бүген дә сандыкларны бик теләп алалар. Райондашыбыз, Баланлы Бүләк авылы клубы директоры Илдар Һадиев – бу эшнең чын остасы.
Рәсемдә Чатыр тау җыены вакытында аның кул эшләре күргәзмәсен күрәсез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев