Азнакай районының иҗтимагый совет әгъзалары спорт объектларында булдылар
Азнакай районы иҗтимагый советы әгъзалары, район Советы аппараты җитәкчесе Айдар Хәлиуллин һәм Актүбә бистәсе башлыгы Александр Севостьянов белән берлектә бистәнең “Барс” спорт мәктәбендә булып, аның эшчәнлеге белән таныштылар.