Азнакаево
  • Рус Тат
  • 11 сентябрь 2017 яңалыклары

    • 11 сентябрь 2017 - 12:48
      Азнакайда булган авариядә ике кешенең гомере өзелде. ФОТОРЕПОРТАЖ.
      Район ЮХИДИ бүлегеннән хәбәр итүләренчә, Әсәй авылы тирәсендә 14 нче маркалы ВАЗ автомобиле төп юлдан хәрәкәт итүче йөк машинасы астына килеп керә. Нәтиҗәдә, җиңел машина белән идарә итүче 1963 елгы ир-ат һәм аның тормыш иптәше алган тән җәрәхәтләреннән урында ук һәлак булалар.
      387
      0
      0
    • 11 сентябрь 2017 - 12:02
      Азнакайлылар Татарстан Республикасы “Авыл яшьләре” Х җәйге спорт уеннарында өченче урынга лаек булды. ФОТОРЕПОРТАЖ.
      Ярышларда Азнакай данын 55 кешедән торган команда яклады. - Алга таба беренчелекне яуларга дигән максат куйдык үз алдыбызга! Бердәмлектә - көч, моңа һичшиксез ирешербез, - ди район физкультура һәм спорт идарәсе җитәкчесе Рәфис Миңнеханов. - Ярышлар 14 спорт төре буенча уздырылды. Спортчылар волейбол (ирләр һәм хатын-кызлар), таяк тарту, җиңел атлетика,...
      415
      0
      0
    • 11 сентябрь 2017 - 06:15
      Котлыйбыз Хәкимҗанов Фазылҗан Хәкимҗан улын!
      Тымытык авылында гомер итүче кадерле әтиебез, бабабыз Хәкимҗанов Фазылҗан Хәкимҗан улының 13 сентябрьдә гомер бәйрәме - 90 яшьлек юбилее. Әтиебез 39 ел өзлексез Тымытык авыл Советында намус белән хезмәт иткән. Лаеклы сугыш һәм хезмәт ветераны. Ул бик күп мактау грамоталары һәм медальләр белән бүләкләнгән. Кадерле әтиебез, бабабыз, сине бу олы...
      470
      0
      0
    • 11 сентябрь 2017 - 06:14
      Котлыйбыз Салемов Мансур Мәзһәр улын!
      Тымытык авылында гомер итүче кадерле абыебыз Салемов Мансур Мәзһәр улының олы юбилее - 60 яшь. Абый, туган көнең түгәрәк, өстәлләрең мөбарәк булсын. Сәламәт булып, шатлыкта матур гомер кичерүеңне телибез. Эшеңдә зур уңышларга иреш! Без, туганнарыңны каршы алып, озатып калып, төп йортыбызны саклап, таркатмыйча яшәвеңне телибез. 60 яшең белән котлап Зур...
      507
      0
      0
    • 11 сентябрь 2017 - 06:13
      Котлыйбыз Нургалиева Әнисә Габдулла кызын!!!
      Үчәлле авылында яшәүче кадерле тормыш иптәшем, әниебез, әбиебез Нургалиева Әнисә Габдулла кызының олы юбилее булды. Әнидән дә якын, әнидән дә олы җанлы зат юктыр. Кадерлебез! Сине олы бәйрәмең белән чын күңелдән котлыйбыз. Сиңа ныклы сәламәтлек, күңел тынычлыгы, гаилә шатлыгы, балаларның күңел җылысын тоеп, әти белән бергә бәхетле озын гомер телибез....
      504
      0
      0
    • 11 сентябрь 2017 - 05:47
      КОТЛЫЙБЫЗ!
      Азнакай технологик транспорт идарәсе администрациясе, профсоюз комитеты, ветераннар советыоешма ветераннары: Фәйзуллин Рәфкать Дәүләт улын - 60 яшьлек; Хаҗиәхмәтов Гөлүс Вәгыйзь улын, Хәмзин Динарис Харис улын, Галимов Валерий Асаф улын - 70 яшьлек; Гарипова Тәгъзимә Ибраһим кызын, Садретдинов Фәһим Нуртдин улын - 75 яшьлек; Әхмәдиев Мирхәтип Латыйп улын - 80 яшьлек;...
      904
      0
      0
    Реклама