25 апрель 2017 яңалыклары
-
Азнакайлылар Казанда узган Татарстан халыклары съездында катнашты. ФОТОРЕПОРТАЖ.
Анда республиканың 45 районыннан килгән делегатлар һәм республикабыздагы 36 милли-мәдәни автономия вәкилләре катнашты. Алар арасында азнакайлылар да бар иде. Корылтайда тел һәм милли мөнәсәбәтләр мәсьәләләре тикшерелде. Бу хакта тулырак "Маяк" газетасында укый аласыз.
-
Бөтендөнья хезмәтне саклау көненә багышланган конференция узды
-
Балалар рәсемнәрендә яхшылык чагылды
"Өмет" үзәгенең гаиләгә һәм балаларга ярдәм күрсәтү бүлекчәсендә рәсем конкурсы узды. Белгечләр алдан балаларга яхшылык турында рәсемнәр ясарга өй эше бирделәр. Алар конкурска бик матур рәсемнәр алып килделәр. Эшмәкәр Ленар Гыйздәтуллин һәрбер балага мәктәп-кирәк яраклары бүләк итте.
-
Азнакай нефть сәнәгате объектлары язгы-җәйге янгын куркынычы зур булган чорга әзерләнә. ФОТОРЕПОРТАЖ.
Яз соңгарак калып килсә дә, үз хокукларын көннән-көн ныграк даулый бара. Узган ел кар астында качып калган кипкән үлән янгыннар өчен бер дигән чыганак. Кипкән үләннәрдән чыккан янгын бик тиз урман полосаларына таралырга, нефть объектларына куркыныч тудырырга мөмкин. Шуңа да төрле вакыйгаларга әзер булып, янгынга каршы ныклы эш алып барырга...
-
Азнакайда Нефтьчеләр урамын төзекләндерү буенча фикер алыштылар. ФОТОРЕПОРТАЖ.
-
“Элекке хатыным акчамны урлады”, – дип азнакайлы полициягә ялган хәбәр биргән
Азнакай шәһәр прокуратурасы 43 яшьлек ир-атка карата дәүләт гаепләвен яклады. Азнакай эчке эшләр бүлегенә шалтыратып, элеккеге хатынының ишекне ватып кереп, 100 мең сум акча урлавы турында хәбәр итә ул. Шул ук көнне полиция бүлегенә килеп, элеккеге хатынын җинаять җаваплылыгына тартуларын сорап, гариза да яза. Полиция хезмәткәрләре ялган хәбәр өчен җинаять...
-
Внимание азнакаевцы! Африканская чума свиней! Будьте осторожны!
Управление Россельхознадзора по Республике Татарстан информирует о том, что по информации Государственной ветеринарной службы Чувашской Республики 17 августа 2016 года в селе Напольное Порецкого района в крестьянско-фермерском хозяйстве пала одна голова свиньи. При исследовании патологического материала на африканскую чуму свиней, проведенном в Республиканской ветеринарной лаборатории Чувашской Республики, получен положительный результат....
-
Белеп тор! Азнакайлылар, дуңгызларда африка чумасыннан сак булыгыз
Ел башыннан Россия Федерациясендә әлеге куркыныч авыруның 168 очрагы теркәлгән. Дуңгызларда африка чумасы (алга таба АЧС) - вируслы, дәвалауга бирешмәве белән куркыныч, йогышлы авыру. Аныӊ белән дуӊгызлар, шул исәптән кабан дуӊгызлары гына авырый. АЧС вирусы бик тотрыклы һәм ул туфракта, тирестә 100 көн һәм аннан да озаграк сакланырга сәләтле. Туңдырылган...
-
Яшь баянчы Газинур Равилов концерт бирде
Азнакай балалар сәнгать мәктәбендә күп конкурслар лауреаты , яшь баянчы Газинур Равилов концерты булды. Ул чит һәм үзебезнең ил композиторлары көйләрен башкарды.
-
Азнакай балалар сәнгать мәктәбендә “Без бергә” исемле концерт узды
Азнакай балалар сәнгать мәктәбендә Халыкара яшьләр бедрәмлеге көненә багышланган концерт узды. Балалар иҗат үзәгенең "Сандугач" кашыкчылар ансамбле чыгышы һәркем өчен көтелмәгән бүләк булды.
-
“Азнакайнефть” идарәсе газчылары янгын сүндерүчеләр белән берлектә күнекмәләр уздырдылар. ФОТОРЕПОРТАЖ.
"Азнакайнефть" идарәсенең бу цехында янгын куркынычы аеруча зур. Шуңа да янгынга каршы әзерлек монда беренче урында тора. Тармак башлыгы Азат Вәлиев һәм 24 нче янгын сүндерү часте инженеры Рөстәм Галләмов өйрәнчек күнекмәләр башланыр алдыннан, газ эшкәртү сәнәгате объектларында табигый бәла-казалар һәм аларга каршы көрәш алымнары хакында сөйләп киттеләр. Күнекмәләрнең практик...