Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

“Азнакайнефть” идарәсе газчылары янгын сүндерүчеләр белән берлектә күнекмәләр уздырдылар. ФОТОРЕПОРТАЖ.

"Азнакайнефть" идарәсенең бу цехында янгын куркынычы аеруча зур. Шуңа да янгынга каршы әзерлек монда беренче урында тора. Тармак башлыгы Азат Вәлиев һәм 24 нче янгын сүндерү часте инженеры Рөстәм Галләмов өйрәнчек күнекмәләр башланыр алдыннан, газ эшкәртү сәнәгате объектларында табигый бәла-казалар һәм аларга каршы көрәш алымнары хакында сөйләп киттеләр. Күнекмәләрнең практик...

"Азнакайнефть" идарәсенең бу цехында янгын куркынычы аеруча зур. Шуңа да янгынга каршы әзерлек монда беренче урында тора.

Тармак башлыгы Азат Вәлиев һәм 24 нче янгын сүндерү часте инженеры Рөстәм Галләмов өйрәнчек күнекмәләр башланыр алдыннан, газ эшкәртү сәнәгате объектларында табигый бәла-казалар һәм аларга каршы көрәш алымнары хакында сөйләп киттеләр. Күнекмәләрнең практик өлешендә газчылар гадәттән тыш хәлләрдә ничек эш итәргә кирәклеген һәм янгында җәрәхәт алган кешегә беренче ярдәм "күрсәттеләр".

Әлеге күнекмәләр, Азнакай газ чыгару һәм эшкәртү өлкәсендә эшләүчеләрнең янгынга каршы ышанычлы әзерлек алып барганлыгын күрсәтте. Биредә 24 нче янгын сүндерү часте белән тыгыз элемтәдә торган цех башлыгы урынбасары Илнур Әхмидулловның да өлеше зур. Ай саен уздырылучы мондый күнекмәләр янгын куркынычсызлыгын тәэмин итүдә зур әһәмияткә ия.

24 нче янгын сүндерү часте мәгълүмат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев