Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакай нефть сәнәгате объектлары язгы-җәйге янгын куркынычы зур булган чорга әзерләнә. ФОТОРЕПОРТАЖ.

Яз соңгарак калып килсә дә, үз хокукларын көннән-көн ныграк даулый бара. Узган ел кар астында качып калган кипкән үлән янгыннар өчен бер дигән чыганак. Кипкән үләннәрдән чыккан янгын бик тиз урман полосаларына таралырга, нефть объектларына куркыныч тудырырга мөмкин. Шуңа да төрле вакыйгаларга әзер булып, янгынга каршы ныклы эш алып барырга...

Яз соңгарак калып килсә дә, үз хокукларын көннән-көн ныграк даулый бара. Узган ел кар астында качып калган кипкән үлән янгыннар өчен бер дигән чыганак. Кипкән үләннәрдән чыккан янгын бик тиз урман полосаларына таралырга, нефть объектларына куркыныч тудырырга мөмкин. Шуңа да төрле вакыйгаларга әзер булып, янгынга каршы ныклы эш алып барырга кирәк.

"Азнакайнефть" идарәсе объектларында әзерлек күптән башланды инде. Бу максатта оператив штаб оешты. Су ташу өчен автотранспорт оешмасы белән үзара хезмәттәшлек турында сөйләшенде. Нефть объектларының тирә-ягы кипкән үлән, чүп-чардан, тиз кабынып китүче матдәләрдән чистартылып тора. Инспекторлар оешмаларда янгын куркынычсызлыгы буенча инструктаж алып баралар, ялкынны сүндерү буенча күнекмәләр уза. Бәла-казаларны булдырмау -янгын сүндерүчеләр һәм нефтьчеләрнең дә уртак максаты ул.

24 нче янгын сүндерү часте мәгълүмат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев