1 март 2017 яңалыклары
-
Сугыш һәм тыл ветераннарын юбилейлары белән котладылар. ФОТО, ВИДЕОРЕПОРТАЖ.
Атна башы белән район башлыгы Марсель Шәйдуллин 4 сугыш һәм тыл ветераннарының өйләренә барып туган көннәре, юбилейлары белән котлады. Сугыш ветераны Вагыйз ага Әминов, тыл ветераннары Мисбахетдин ага Арсланов, Касыйм ага Әхмәтшин, Һидая апа Латыйфуллина үзләренә карата булган бу игътибар-кайгыртудан бик сөенеп, күңелләре булып калды. Алар хакында тулырак язмаларыбызны газетабызның...
-
Котлыйбыз Юнысов Нургаяз Мөхәммәтҗан улын!!!
Кәтем авылында туып, хәзерге көндә дә шунда гомер итүче яраткан тормыш иптәшем, кадерле әтиебез, бабабыз Юнысов Нургаяз Мөхәммәтҗан улының гомер бәйрәме - туган көне. Сине чын күңелдән 65 яшьлек юбилеең белән котлыйбыз. Барлык рәхмәтләребезне, күңелдәге теләкләрне сүз белән генә әйтеп бирергә мөмкин түгел, алар иксез-чиксез. Синең кебек сабыр, миһербанлы, саф...
-
Котлыйбыз Гыйльманова Фәрдия Вәли кызын!!!
Азнакай май заводы коллективы, ветераннар советы Гыйльманова Фәрдия Вәли кызын - 85, Ризванова Мәүлидә Кави кызын 75 яшьлек юбилейлары белән котлыйлар! Аларга чын күңелдән сәламәтлек, озын гомер, шатлык һәм бәхет телиләр.
-
Азнакай районы гимназиясе бинасында “Китап бәйрәме”. ФОТОРЕПОРТАЖ.
28 февральдә Татарстан китап нәшрияты хезмәткәрләре Азнакай районы гимназиясе бинасында "Китап бәйрәме" күчмә семинарын уздырдылар. Басма китапка, китап укуга, бүгенге көн әдәбиятына мәхәббәт һәм игътибарны арттыру максатыннан, җөмһүриятебез шәһәр -авылларында узучы мондый әдәби чара әнә шулай Азнакай районына да килеп җитте. Әдәби-мәдәни чарага күпчелек татар теле һәм әдәбияты укытучылары җыелган...