Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакай районы гимназиясе бинасында “Китап бәйрәме”. ФОТОРЕПОРТАЖ.

28 февральдә Татарстан китап нәшрияты хезмәткәрләре Азнакай районы гимназиясе бинасында "Китап бәйрәме" күчмә семинарын уздырдылар. Басма китапка, китап укуга, бүгенге көн әдәбиятына мәхәббәт һәм игътибарны арттыру максатыннан, җөмһүриятебез шәһәр -авылларында узучы мондый әдәби чара әнә шулай Азнакай районына да килеп җитте. Әдәби-мәдәни чарага күпчелек татар теле һәм әдәбияты укытучылары җыелган...

28 февральдә Татарстан китап нәшрияты хезмәткәрләре Азнакай районы гимназиясе бинасында "Китап бәйрәме" күчмә семинарын уздырдылар.

Басма китапка, китап укуга, бүгенге көн әдәбиятына мәхәббәт һәм игътибарны арттыру максатыннан, җөмһүриятебез шәһәр -авылларында узучы мондый әдәби чара әнә шулай Азнакай районына да килеп җитте. Әдәби-мәдәни чарага күпчелек татар теле һәм әдәбияты укытучылары җыелган иде. Алар нәшриятның бүлек җитәкчесе Чулпан Ялалова, Галимжан Ибраһимов исемендәге тел, әдәбият һәм сәнгать институтының әйдәр фәнни хезмәткәре Диләрия Абдуллина, язучы, шагыйрь, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе иясе, Татарстан китап нәшриятының бүлек җитәкчесе Газинур Моратның чыгышларын кызыксынып тыңладылар. Бу хакта тулы язманы "Маяк" газетасыннан укырсыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев