Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Котлыйбыз Юнысов Нургаяз Мөхәммәтҗан улын!!!

Кәтем авылында туып, хәзерге көндә дә шунда гомер итүче яраткан тормыш иптәшем, кадерле әтиебез, бабабыз Юнысов Нургаяз Мөхәммәтҗан улының гомер бәйрәме - туган көне. Сине чын күңелдән 65 яшьлек юбилеең белән котлыйбыз. Барлык рәхмәтләребезне, күңелдәге теләкләрне сүз белән генә әйтеп бирергә мөмкин түгел, алар иксез-чиксез. Синең кебек сабыр, миһербанлы, саф...

Кәтем авылында туып, хәзерге көндә дә шунда гомер итүче яраткан тормыш иптәшем, кадерле әтиебез, бабабыз Юнысов Нургаяз Мөхәммәтҗан улының гомер бәйрәме - туган көне. Сине чын күңелдән 65 яшьлек юбилеең белән котлыйбыз. Барлык рәхмәтләребезне, күңелдәге теләкләрне сүз белән генә әйтеп бирергә мөмкин түгел, алар иксез-чиксез. Синең кебек сабыр, миһербанлы, саф күңелле әтиләр бик сирәктер. Син безнең таяныч та, ышаныч та, яклаучыбыз да, саклаучыбыз да. Үстердең, кеше иттең, барыбыз да, мең рәхмәтләр укып, озын гомер телибез. Киләчәктә әни белән бер-берегезнең күңел яктылыгын, җан җылысын тоеп, тынычлыкта, муллыкта, саулыкта яшәргә насыйп булсын үзегезгә!

Әтиебез - безнең кадерлебез,

Без бәхетле җирдә син барга.

Фәрештәләр кунсын иңнәреңә

Туган көнең белән котларга.

Төрле чакны күргәнсеңдер, әти,

Йөрәгеңдә күптер яра да.

Киңәшчебез, терәгебез булып

Озак яшә безнең арада.

Парлап канат кагу җиңелрәк,

Тормыш сезне ялгыз итмәсен.

Тормыш чишмәләре челтерәп аксын

Мәңге-мәңге суы кипмәсен.

Ин изге теләкләр белән: тормыш иптәшең Фәридә, балаларың, оныкларың

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев