Азнакаево
  • Рус Тат
  • 20 февраль 2017 яңалыклары

    • 20 февраль 2017 - 12:45
      Азнакайда ремонттан соң хоккей мәйданчыгы ачылды. ФОТО, ВИДЕОРЕПОРТАЖ.
      Җомга көнне хоккей сөючеләр урамында чираттагы бәйрәм булды: капиталь ремонттан соң "Викинг" хоккей клубы кабат үз ишекләрен ачты. "Татбурнефть" идарә компаниясе көче белән биредә яктырту эшләре башкарылган, яңа хоккей тартмачыгы куелган, боз машинасы өчен гараж төзелгән, административ бина капиталь ремонт кичергән.
      298
      0
      0
    • 20 февраль 2017 - 12:23
      Азнакай районы Чубар-Абдул мәктәбенә ике Алмаз кунакка килде
      Безнең Чубар-Абдул урта мәктәбендә язучы, юморист, бик күп җырлар авторы Алмаз абый Хәмзин һәм "Сабантуй" журналы баш мөхәррире Алмаз абый Гыймадиев белән очрашу булды. Алмаз абый Хәмзин үзенең матур җырларын җырлады, шигырьләр укыды. Кызыклы табышмаклар әйтеп, безнең кәефләрне күтәрде. Ул бик акыллы, шаян һәм мөлаем кеше. Очрашу күңелле үтте. Раил...
      324
      0
      0
    • 20 февраль 2017 - 11:09
      Азнакай районы командасы мәгариф хезмәткәрләре Спартакиадасында икенче урын яулады. ФОТОРЕПОРТАЖ.
      Актаныш районында узган мәгариф хезмәткәрләре Спартакиадасында Азнакай районы командасы икенче урынны яулады. Район командалары укучылар саны 3500 дән ким һәм шуннан артык ике төркемгә бүленде. Безнең район командасы икенче төркемгә керде. Спартакиадада мең ярымнан артык кеше - мәктәп директорлары, укытучылар, мәгариф идарәләре һәм бүлекләре, җитәкчеләре, ведоствога караган оешмалар хезмәткәрләре, ТР...
      305
      0
      0
    • 20 февраль 2017 - 10:45
      “Азнакай” АФ”ның Урманай бүлекчәсе сыер савучысы Римма Сәлихова беренчелекне бирми
      Агрофирма терлекчеләре районның сөт чишмәсен баетуда беренчеләр рәтендә бара. Ә менә Урманай һәм Беренче Май бүлекчәләрен берләштергән 5 нче ХПК терлекчеләре агрофирманың үз эчендә беркайчан да беренчелекне бирми. Бу уңышларда алдынгы һәм тәжрибәле сыер савучы Римма Сәлихованың зур өлеше бар. Ул елның-елында район ярышларында да призлы урыннарны алып килә. Римма...
      443
      0
      0
    • 20 февраль 2017 - 08:19
      Азнакай ялгызлары Яшьләр үзәгенә җыелды. ФОТОРЕПОРТАЖ.
      Узган җомгада "Пар канатлар" клубы ялгызларны янә очраштырды. Бу юлы кичәне ЗАГС бүлеге һәм яшьләр идарәсе хезмәткәрләре Яшьләр үзәгендә үткәрде. Кызыклы бәйгеләр, күңелле уеннар, биюләр белән барган очрашуда төрле яшьтәге азнакайлылар рәхәтләнеп күңел ачты. Үзләренә булган игътибарга инде ияләшеп килгән ялгызлар кичәне алып барган Гүзәл белән Илнурның маңгайга бәреп биргән...
      260
      0
      0
    • 20 февраль 2017 - 07:36
      Азнакайның яшь музыкантлары Бөтенроссия бәйгесендә җиңү яуладылар
      Азнакайның яшь музыкантлары Уфа шәһәрендә узган «Саннар музыкасы» V Бөтенроссия конкурсында катнашып, уңышларга ирештеләр һәм районыбыз гына түгел, Татарстан данын якладылар. Әлеге яңа юнәлештәге бәйгенең максаты - балалар һәм яшүсмерләр электрон музыкасы иҗатын үстерү. Конкурсантларның төрле яшь төркемендә булуы электрон-сан технологияләрен музыка өлкәсендә куллану мөмкинлекләрен киң ачып салды. Азнакай балалар...
      240
      0
      0
    • 20 февраль 2017 - 07:31
      “Азнакай”АФ” җәмгыятенең Урманай бүлеге терлекчесе Раушания Маджидова бозауларын яшь баладай карый
      Тәҗрибәле терлекче эшен җиренә җиткереп үтәгәнгә, һәркайда чисталык. Бозауларның тәүлеклек үсеше 850шәр граммга кадәр җитә, үлем-китемнәргә юл куелмый. - Раушания базауларны яшь баладай тәрбияли. Ярдәм кирәк булса, төн уртасында да йөгереп килеп җитә, - ди аның турында Урманай сөтчелек фермасы мөдире Зөһрә Ибраһимова.
      297
      0
      0
    • 20 февраль 2017 - 06:25
      Азнакайда балаларны юлда сак булырга өйрәтәләр
      "Өмет" халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәгендә балалар белән юл-транспорт травматизмын кисәтү буенча занятие узды. Балалар уен формасында юл хәрәкәте билгеләрен өйрәнделәр, шигырьләр сөйләделәр, табышмакларга җавап бирделәр, юл билгеләрен буядылар, транспорт-пазл җыйдылар. Аларга шулай ук яшь җәяүле белешмәләре таратылды. Рузилә Хәйруллина, юрисконсульт
      349
      0
      0
    Реклама