Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакай ялгызлары Яшьләр үзәгенә җыелды. ФОТОРЕПОРТАЖ.

Узган җомгада "Пар канатлар" клубы ялгызларны янә очраштырды. Бу юлы кичәне ЗАГС бүлеге һәм яшьләр идарәсе хезмәткәрләре Яшьләр үзәгендә үткәрде. Кызыклы бәйгеләр, күңелле уеннар, биюләр белән барган очрашуда төрле яшьтәге азнакайлылар рәхәтләнеп күңел ачты. Үзләренә булган игътибарга инде ияләшеп килгән ялгызлар кичәне алып барган Гүзәл белән Илнурның маңгайга бәреп биргән...

Узган җомгада "Пар канатлар" клубы ялгызларны янә очраштырды. Бу юлы кичәне ЗАГС бүлеге һәм яшьләр идарәсе хезмәткәрләре Яшьләр үзәгендә үткәрде. Кызыклы бәйгеләр, күңелле уеннар, биюләр белән барган очрашуда төрле яшьтәге азнакайлылар рәхәтләнеп күңел ачты. Үзләренә булган игътибарга инде ияләшеп килгән ялгызлар кичәне алып барган Гүзәл белән Илнурның маңгайга бәреп биргән сораулары алдында да югалып калмады. Әйе, өйдә бикләнеп утырсаң булмый шул, үзеңә тиң пар табу өчен менә шулай "дөньяга чыгарга", кеше арасында йөрергә кирәк.

Сорауларга тапкыр җавап биргән, уеннарда да сынатмаган Фәйрүзә белән Рәискә иң зур бүләк - шәһәребезнең бер кафесында романтикалы кич үткәрүгә сертификат тапшырылды. Ә инде тамашачылар бер-беренә лаеклы дип тапкан тагын бер парга чаңгы базасында кышны хозур кылу бәхете эләкте.

Лиза Нурлыева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Азнакай ялгызлары Яшьләр үзәгенә җыелды. ФОТОРЕПОРТАЖ.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев