Азнакайның яшь музыкантлары Бөтенроссия бәйгесендә җиңү яуладылар
Азнакайның яшь музыкантлары Уфа шәһәрендә узган «Саннар музыкасы» V Бөтенроссия конкурсында катнашып, уңышларга ирештеләр һәм районыбыз гына түгел, Татарстан данын якладылар. Әлеге яңа юнәлештәге бәйгенең максаты - балалар һәм яшүсмерләр электрон музыкасы иҗатын үстерү. Конкурсантларның төрле яшь төркемендә булуы электрон-сан технологияләрен музыка өлкәсендә куллану мөмкинлекләрен киң ачып салды. Азнакай балалар...
Азнакайның яшь музыкантлары Уфа шәһәрендә узган «Саннар музыкасы» V Бөтенроссия конкурсында катнашып, уңышларга ирештеләр һәм районыбыз гына түгел, Татарстан данын якладылар.
Әлеге яңа юнәлештәге бәйгенең максаты - балалар һәм яшүсмерләр электрон музыкасы иҗатын үстерү. Конкурсантларның төрле яшь төркемендә булуы электрон-сан технологияләрен музыка өлкәсендә куллану мөмкинлекләрен киң ачып салды.
Азнакай балалар сәнгать мәктәбеннән Лариса Филлипова җитәкчелегендәге клавишлы ситезатор сыйныфы укучылары: 1 нче төркемдә (7-10 яшь) Илзирә Гарипова - II дәрәҗә лауреат, Мәликә Мортазина һәм 3 нче төркемдә (14-17 яшь) Ләйсән Гатауллина III дәрәҗә лауреат булдылар.
Алар гала-концертта да чыгыш ясадылар һәм конкурстан яңа тәэсирләр, яңа иҗади проектлар белән янып кайттылар.
Айгөл ГАРИПОВА
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев