Азнакаево
  • Рус Тат
  • 9 февраль 2017 яңалыклары

    • 9 февраль 2017 - 14:47
      Азнакайның “Юбилейный” спорт мәктәбендә – яңа җитәкче
      "Юбилейный" балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе директоры итеп Миңнегалиев Айрат Ясир улы билгеләнде. Ул 1977 елда туган, урта махсус белемле, бүгенге көндә югары белем ала. Моңа кадәр милли көрәш буенча тренер булып эшләгән. Тормыш иптәше белән өч бала тәрбиялиләр.
      48
      0
      0
    • 9 февраль 2017 - 13:54
      Азнакайның олпат табибы Илмир Нигъмәтҗановны гомер бәйрәме белән котладылар. ФОТОРЕПОРТАЖ.
      Россия Федерациясенең сәламәтлек саклау отличнигы, Татарстанның сәламәтлек саклау өлкәсе мактаулы хезмәткәре, атказанган табибы, югары категорияле хирург, күпсанлы Мактау грамоталары иясе Илмир Нигъмәтҗанов гомерен райондашларының сәламәтлеге сагында үткәргән районның хөрмәтле кешеләреннән берсе. 9 февральдә аңа 70 яшь тулды. Район башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Шәмсетдинов үзәк поликлиникада оештырылган тантанада Илмир Гыйлемхановичка республика...
      59
      0
      0
    • 9 февраль 2017 - 13:46
      Азнакайда өстәмә белем бирү педагоглары ярыша
      9 февральдә Азнакай 9 нчы урта мәктәбендә өстәмә белем бирү педагоглары өчен "Йөрәгемне балаларга бирәм" конкурсы узды. Анда 5 конкурсант катнашты. Алар визит карточкасын, программаларын тәкъдим иттеләр, ачык занятие күрсәттеләр. Дүшәмбе - йомгаклау туры.
      59
      0
      0
    • 9 февраль 2017 - 13:26
      Азнакай районы данын сыйныф җитәкчеләренең зона бәйгесендә Алия Закирова яклаячак
      Ел саен республикада сыйныф җитәкчеләре арасында һөнәри осталык конкурсы уздырыла. Районда аның муниципаль этабы төгәлләнде. 17 конкурсант арасыннан беренче урынга Актүбә 2 нче урта мәктәбеннән Алия Закирова лаек булды. Ул район данын Лениногорск шәһәрендә узачак зона турында яклаячак.
      50
      0
      0
    • 9 февраль 2017 - 13:20
      Азнакай төбәкне өйрәнү музеенда Россия фәне көнен билгеләп уздылар
      Россия фәне көне уңаеннан төбәкне өйрәнү музеенда Азнакай Балалар иҗат үзәге өстәмә белем бирү педагогы Гүзәлия Хәкимова һәм аның кул астында "Легороботлар" түгәрәгендә шөгыльләнүчеләр 5 нче мәктәпнең башлангыч сыйныфлары алдында чыгыш ясадылар. Алар түгәрәк эшчәнлеге, легороботлар ясау турында сөйләделәр. балалар замана техникасы могҗизаларын эшләтеп тә карадылар
      67
      0
      0
    • 9 февраль 2017 - 12:12
      Азнакай районы башлангыч сыйныф укытучылары киңәште
      Урманай авылы мәктәбе базасында башлангыч сыйныф укытучыларының район семинар-практикумы узды. Анда яңа федераль стандартлар нигезендә авыл мәктәпләрендә аз комплектлы классларда эшләү алымнары хакында сүз барды. Урманайлылар ачык дәрес күрсәттеләр. Чубар Абдул, Урсай мәктәпләренең башлангыч сыйныф укытучылары, мәгариф идарәсе методисты Ләйсән Ахунова мастер-класс бирде.
      74
      0
      0
    • 9 февраль 2017 - 11:55
      Азнакайның Боз сараенда – яңа җитәкче
      Алкалы хоккей буенча балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе директоры итеп Гарифуллин Рөстәм Рәшит улы улы билгеләнде. Ул 1976 елда туган, югары белемле. Моңа кадәр "Җәлилнефть" идарәсе цехында эшләгән. Гаиләле, тормыш иптәш белән кыз үстерәләр.
      68
      0
      0
    • 9 февраль 2017 - 11:43
      Азнакай районы социаль-тернәкләндерү бүлекчәсендә гаилә парларын хөрмәтләделәр
      "Өмет" үзәгенең Чалпыдагы социаль-тернәкләндерү бүлекчәсендә "Мәхәббәт һәм тугрылык өчен" дигән кичә узды. Бирегә сәламәтлекләрен ныгытырга килгән 50 һәм 40 ел бергә гомер кичерүче җиде пар өчен зур бәйрәмгә әверелде ул. Бүлекчә хезмәткәрләре Зилә Хөснетдинова, Раушания Галиева тәрбиягә алган кызлары белән, Айгөл Гарипова бик матур итеп җырладылар. Мәдәни чаралар оештыручы Әмирә...
      50
      0
      0
    • 9 февраль 2017 - 08:37
      Азнакайда янгында кеше гомере өзелгән
      9 февральгә каршы төндә шәһәрнең Нефтьчеләр урамындагы күпкатлы йорт фатирында чыккан янгын фаҗигале тәмамлана. МЧС хезмәткәрләре дүртенче катта урнашкан фатирга янгын баскычы белән кереп, 2002 һәм 2006нчы елгы ике баланы коткаралар. Алар ут эченнән балаларның аңын югалткан әниләрен дә алып чыгалар, әмма "Ашыгыч ярдәм" хезмәткәрләре аның инде үлгән булуын әйтә....
      73
      0
      0
    • 9 февраль 2017 - 06:57
      Азнакай хоккейчысы Чехиядә узачак дөнья чемпионатында катнаша
      Бүген Чехиядә юниорлар җыелма командалары арасында дөнья чемпионаты старт ала. Команда составында безнең якташыбыз - хоккей буенча беренче чыныгуларын Азнакайда алган Эмануил Шафеев та бар. 17 яшьлек хоккейчы бүген Башкортстан Республикасының "Салават Юлаев" командасында уйный.
      58
      0
      0
    • 9 февраль 2017 - 05:05
      Азнакай шәһәре һәм Җәлил бистәсе әдәбият сөючеләре шагыйрь Индус Мәрданшинны искә алдылар. ФОТОРЕПОРТАЖ.
      Январь аенда Азнакайның үзәк китапханәсендә якташыбыз, шагыйрь, Сарман районы "Җәлил чаткылары" әдәби берләшмәсе җитәкчесе Индус Мәрданшинны искә алу кичәсе булды. Әгәр исән булса, аңа 80 яшь тулган булыр иде. Кичәдә әлбәттә, Сарман, Җәлил бистәсеннән дә әдәбият сөюче дусларыбыз катнашты. Һәм менә чәршәмбе көнне Азнакайдан иҗат төркеме, китапханәчеләр Җәлилгә юл алды....
      64
      0
      0
    Реклама