18 июль 2016 яңалыклары
-
Азнакайда чираттагы атналык киңәшмә узды. Аның нәтиҗәләре билгеләнде
Район һәм шәһәрнең иҗтимагый тормыш мәсьәләләренә багышланган чираттагы атналык киңәшмәне Азнакай муниципаль район башлыгы урынбасары Наҗәт Нәгыймов юбилярларны, хезмәт алдынгыларын бүләкләүдән һәм узган атнада булган вакыйгаларны, эш-чараларны анализлаудан башлады. Бүген районның - 85, "Азнакайнефть" идарәсе һәм Актүбә бистәсенең 60 еллыгына багышланган юбилей чараларына киң колачлы әзерлек эшләре бара. Наҗәт Нәгыймов...
-
Азнакай игенчеләре уракка төште. Хәерле сәгатьтә!
Азнакай игенчеләре һәр елдагыча республикада иң беренчеләрдән булып уракка төштеләр. "Азнакай"АФ", "Таллы Бүләк", "Социалистик Хезмәт Герое Кәримов Ф.Ш" хуҗалыклары старт алдылар. Хәерле сәгатьтә! Фото agroinfo.com
-
Яңа Юлда Сабан туе бик күңелле узды
Кешегә мөмкинлек кенә тудыр, чирәм җирне дә гөлбакча ясар. Моннан чирек гасыр элек Яңа юл бистәсендә беренче казыкларын кагучылар да аның бүгенге кебек якты киләчәгенә өметләнгәннәрдер. Әле кайчан гына юлсыз, газсыз, сусыз бу җирләр, чыннан да, бүген гөлбакчаны хәтерләтә. Яңа Юл Азнакайның иң олы микрорайоны булып санала. Ул елдан-ел матурлана,...
-
Азнакайда берәүнең 53 мең сумлык телефонын урлаганнар
Район эчке эшләр бүлеге мәгълүматларына караганда, узган атнада җирлегебездә биш җинаять кылынган. Аларның барысы да диярлек чит кеше милкенә кул сузу белән бәйле. Кәрәзле телефонга кызыгучылар да юк түгел. Эчке эшләр бүлегенең кизү бүлегенә берәү йортыннан 53 мең сумлык телефонын урлаулары турында хәбәр итә. Әлеге факт буенча тикшерү эше бара.
-
Азнакайлылар помидордагы фитофторозга каршы ничек көрәшә?
Һәр бакчачының иң авырткан җире - помидорларны төрле чирләрдән саклау. Бигрәк тә фитофтороз чиреннән саклап калу бик тә кыен. Химикатлар кулланырга теләмибез. Моның өчен даруханәләрдән трихопол даруын кулланырга була. 10 литр суга 20 таблетканы җылымса суга салып, яхшылап болгатырга да, үсентеләрне 10 көн саен коендырырга кирәк. Бер караганда бик ардыра...
-
Азнакайлылар белеп торыгыз: 6 җитештерүче алдамый
Россельхознадзор намуслы җитештерүчеләрнең исемлеген игълан итте, әмма ялган продукция җитештерә торган предприятиеләр исемлеген бирергә җыенмый Россия авыл хуҗалыгы күзәтчелеге (Россельхознадзор) ялган продукция җитештерә торган предприятиеләр исемлеген бирергә әзер түгел, әмма кулланучыларга намуслы компанияләр исемлеген тәкъдим итә. Бу хакта ТАССка ведомство җитәкчесе урынбасары Николай Власов хәбәр иткән. "Ялган продукция җитештерүчеләрнең исемнәрен...
-
Азнакайда – яңа җитәкче
Коррупциягә каршы көрәш буенча район башлыгы ярдәмчесе итеп Гатиятуллин Рамил Гамбәр улы билгеләнде. Ул 1967 елда туган, Самара дәүләт университетын тәмамлаган. Моңа кадәр район Советы оештыру бүлегендә баш белгеч булып эшләгән.
-
Азнакай пенсионерлары спорт белән дус
«Өмет» үзәгенең Чалпыдагы социаль-тернәкләндерү бүлекчәсендә «Күңелле стартлар» уены узды. Анда "Кызыллар" һәм "Сарылар" командалары катнашты. Сәламәтлекләрен ныгытучы өлкәннәр ярышларда актив катнашты. Юкка гына хәрәкәттә - бәрәкәт димәгәннәр. Өлкәннәрнең кәефләре күтәрелеп, көч-дәрт алдылар бу ярышлардан. Җиңү исә "Сарылар" командасына елмайды. А.Бадыйкова, социаль эш буенча белгеч