Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайда чираттагы атналык киңәшмә узды. Аның нәтиҗәләре билгеләнде

Район һәм шәһәрнең иҗтимагый тормыш мәсьәләләренә багышланган чираттагы атналык киңәшмәне Азнакай муниципаль район башлыгы урынбасары Наҗәт Нәгыймов юбилярларны, хезмәт алдынгыларын бүләкләүдән һәм узган атнада булган вакыйгаларны, эш-чараларны анализлаудан башлады. Бүген районның - 85, "Азнакайнефть" идарәсе һәм Актүбә бистәсенең 60 еллыгына багышланган юбилей чараларына киң колачлы әзерлек эшләре бара. Наҗәт Нәгыймов...

Район һәм шәһәрнең иҗтимагый тормыш мәсьәләләренә багышланган чираттагы атналык киңәшмәне Азнакай муниципаль район башлыгы урынбасары Наҗәт Нәгыймов юбилярларны, хезмәт алдынгыларын бүләкләүдән һәм узган атнада булган вакыйгаларны, эш-чараларны анализлаудан башлады.

Бүген районның - 85, "Азнакайнефть" идарәсе һәм Актүбә бистәсенең 60 еллыгына багышланган юбилей чараларына киң колачлы әзерлек эшләре бара. Наҗәт Нәгыймов тантаналы чараларга санаулы көннәр генә калганын әйтеп, объектларда алып барылган төзекләндерү эшләрен тагын да тизләтергә чакырды.

Район эчке эшләр бүлеге начальнигы урынбасары Илсур Юнысов хәбәр иткәнчә, узган атнада җинаятьләр кылыну тырында биш хәбәр алынган. "Мәк" профилактик операциясе барышында хокук сакчылары тарафыннан ике кеше кулга алынган. Төрле күләмдә наркотик матдә саклаучы азнакайлыларга карата җинаять эше кузгатылган. Спиртлы эчемлекләр сату буенча да закон бозу очраклары теркәлгән, җаваплылыкка тартылучылар да бар.

Азнакайда бүген 5 ТСЖ һәм 3 идарә итү компаниясе карамагында 355 күпфатирлы йорт исәпләнә. Узган ел 35 йортка капиталь ремонт ясалган булса, агымдагы елда тагын ** күпфатирлы йорт ремонтлана. Кайберләрендә эш инде төгәлләнеп килә. Торак-коммуналь хуҗалыгы һәм төзекләндерү Департаменты җитәкчесе Руслан Мөгътәсимов сүзләренә караганда, агымдагы елның 1 июленә азнакайлыларның торак-коммуналь хезмәтләр өчен әҗәтләре 86 миллионнан артып киткән. Әлеге мәсьәләне Наҗәт Нәгыймов каты контрольгә алып, бурычы булган һәркем белән аерым сөйләшүләр алып барырга кушты.

- Кемнәрнеңдер түләмәгән бурычлары башкаларның җилкәсенә ятарга тиеш түгел, - диде район башлыгы урынбасары.

Район үзәк сырхауханәсе баш табибы Илдар Шиһапов үзенең чыгышында халыкны диспансеризацияләү барышы белән таныштырды.

- Медицина тикшерүе үтү - инвалидлык һәм үлемгә китерүче авыруларны вакытында ачыкларга ярдәм итә, - дип белдерде баш табиб.

Ел башыннан районда 5618 кеше диспансеризацияләү үткән. Район башлыгы урынбасары, сәламәтлек - зур байлык икәнен әйтеп, эш бирүче, җитәкчеләрне хезмәткәрләр саулыгын даими кайгыртырга чакырды.

Киңәшмәнең йомгаклау өлешендә шәһәр урамнарында чисталык, чүп үләннәрне чабу, юллар төзеклеге кебек мәсьәләләр дә күтәрелде һәм агымдагы атнага бурычлар билгеләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайда чираттагы атналык киңәшмә узды. Аның нәтиҗәләре билгеләнде