Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайлылар белеп торыгыз: 6 җитештерүче алдамый

Россельхознадзор намуслы җитештерүчеләрнең исемлеген игълан итте, әмма ялган продукция җитештерә торган предприятиеләр исемлеген бирергә җыенмый Россия авыл хуҗалыгы күзәтчелеге (Россельхознадзор) ялган продукция җитештерә торган предприятиеләр исемлеген бирергә әзер түгел, әмма кулланучыларга намуслы компанияләр исемлеген тәкъдим итә. Бу хакта ТАССка ведомство җитәкчесе урынбасары Николай Власов хәбәр иткән. "Ялган продукция җитештерүчеләрнең исемнәрен...

Россельхознадзор намуслы җитештерүчеләрнең исемлеген игълан итте, әмма ялган продукция җитештерә торган предприятиеләр исемлеген бирергә җыенмый Россия авыл хуҗалыгы күзәтчелеге (Россельхознадзор) ялган продукция җитештерә торган предприятиеләр исемлеген бирергә әзер түгел, әмма кулланучыларга намуслы компанияләр исемлеген тәкъдим итә.

Бу хакта ТАССка ведомство җитәкчесе урынбасары Николай Власов хәбәр иткән. "Ялган продукция җитештерүчеләрнең исемнәрен атамыйбыз, чөнки тикшерүләр режимы эшләнмәгән. Без Хөкүмәт кушуы буенча бу эш белән чагыштырмача күптән түгел генә шөгыльләнәбез", - дип билгеләп үтте Власов. Моннан тыш, ведомство судка йөрергә теләмәү сәбәпле, андый компанияләр исемлеген атарга әзер түгел, диде ул.

Шул ук вакытта хезмәт махсус веб-бит булдырган, анда тикшерү вакытында ялган сөт продукциясе табылмаган сөт эшкәртә торган компанияләр турында мәгълүмат бар, дип билгеләп үтте Власов. "Намуслы компанияләр исемлеге реаль вакыт режимында эшли, анда тикшерүләр вакытында Россельхознадзор ялган продукцияләр тапмаган предприятиеләр өстәлә", - диде ул. Әлегә элегрәк исемлеккә кертелгән бер генә компания дә өстәмә тикшерүләр вакытында төшереп калдырылмаган, диде Россельхознадзор башлыгы. Сайтта оешмаларны өч төргә бүлеп караганнар. Беренчесе - "Яшел" пункт. Монда продукцияләре күп тапкырлар тикшерелгән, әмма бер тапкыр да фальсификациягә дә, куркынычсызлык кагыйдәләрен бозуга да бармаган оешмалар кергән.

Татарстаннан бу исемлеккә ике оешма кергән - Алабугадан "Продэкс" һәм "Данон Россия" акционерлык җәмгыятенең Казандагы "Эдельвейс" филиалы.

"Зәңгәр" исемлектә - продукциясе аз тикшерелгән (1-2 тапкыр), әмма бер тапкыр да фальсификация дә, куркынычсызлык кагыйдәләрен дә бозу очраклары булмаган оешмалар. Бу исемлектә Татарстан оешмалары юк.

"Сары" исемлектә продукциясе тикшерелгән, әмма фальсификациясе очраклары табылмаса да, зур булмаган куркынычсызлык кагыйдәләрен бозу очраклары гына ачыкланган оешмалар кергән. "Сары" исемлектә - "Яшел Үзән сөт комбинаты" ачык акционерлык җәмгыяте.Биектау районының "Бөреле" агрофирмасы, Түбән Камадан эшмәкәр Харисов Р.Р., Буа районы Нурлат авылыннан "Агронур" ширкәте, Казаннан - "Березовка" ҖЧҖ. Хәзер "яшел исемлек"тә - "Данон" һәм "Вимм-Билль-Данн" компанияләре филиаллары, "Псковский гормолзавод" ААҖ, "РостАгроКомплекс" ҖЧҖ.

Куркынычсызлык буенча таләпләрне бераз бозу очраклары ачыклаган җитештерүче предприятиеләрнең "сары исемлеге"ндә -"Калория" фирмасы" ҖЧҖ (Краснодар крае), "Любинский молочноконсервный комбинат" ЯАҖ (Омск өлкәсе), "Аллат" ЯАҖ (Башкортстан), "Милком" ААҖ ("Сарапул-молоко" җитештерү мәйданчыгы). Россиядә ялган сөт продукциясе җитештерү белән эре компанияләр дә шөгыльләнә, дип белдерде Власов.

"Бик югары сыйфатлы продукция һәм ялган продукция җитештерә торган кечкенә компанияләр дә бар. Шул ук вакытта эре компанияләр дә ялган продукция җитештерә", - дип белдерде ул. Россия авыл хуҗалыгы күзәтчелеге хезмәте башлыгы урынбасары сүзләренчә, сөтне бозып күрсәтү компания җитәкчелегеннән башка да булырга мөмкин. "Холдинг топ-менеджменты карары буенча продукцияне безгә фальсификация контроленә тапшыралар. Без продукциянең ялган икәнлеген ачыклыйбыз. Директор ялган продукцияне лабораториягә беркайчан да тапшырмаячак. Ә алар тапшыра. Бу хуҗаларның хәбәрдар булмавы турында сөйли", - дип саный Власов. "Эре холдингларның кайберләрендә бу санкцияләнгән эшчәнлек түгел, ә холдинг эчендә - коррупция", - диде ул.

(Гөлүзә Василова әзерләде) Чыганак: http://tat.tatar-inform.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайлылар белеп торыгыз: 6 җитештерүче алдамый