Азнакаево
  • Рус Тат
  • 26 май 2016 яңалыклары

    • 26 май 2016 - 16:21
      Азнакайда веломарафон узачак
      Ел да 26-29 май көннәрендә республиканың кече һәм урта бизнес предприятиеләре Ассоциациясе веломарафон уздыра. Сигезенче велоузыш 28 майда Бөгелмә-Баулы-Ютазы-Азнакай-Җәлил-Әлмәт маршруты буйлап үтәчәк. Шул уңайдан, бу көнне 11.00-13.00 сәгатьләрдә шәһәребезнең Шәйхетдинов, Нефтьчеләр, Хәсәншина, Николаев, Лениногорск тракты урамнарында транспорт хәрәкәте туктатылып торачак.
      342
      0
      0
    • 26 май 2016 - 14:32
      3500 сумга балалар белән кая сәяхәт кылып була?
      Җәйге каникуллар алдыннан ата-аналар кесә ягын караштыра башлый. Җәйге сәяхәтләр ая-яй кыйммәт тора. Казан Россия шәһәрләре арасында бала белән ял итеп булган иң популяр шәһәрләр исемлегенә кергән. Моннан тыш, Сочи, Санкт-Петербург, Мәскәү, Ялта, Анапа, Геленджик, Пятигорск, Вологда һәм Нижний Новгород шәһәрләре дә исемлекнең беренче урыннарында. Кырымда балалар белән ял итү...
      263
      0
      0
    • 26 май 2016 - 13:26
      “Әти-әниләрне яздыр. Якыннарны яздыр” акциясенә “Маяк” газетасының иҗат коллективы да кушылды
      "Маяк"лылар якыннарын газета-журналларга яздырды "ТАТМЕДИА" игълан иткән вакытлы матбугатка яздыру акциясенә без - "Маяк" газетасының иҗат коллективы һәм "Гөлстан" берләшмәсе әгъзалары да актив кушылдык, әти-әниләребезгә бүләк ясап, алар өчен районыбызның бердәнбер басмасы булган "Маяк" газетасына һәм республикада нәшер ителүче газета-журналларга язылдык. Башка райондашларыбызны, газета укучыларны да бу акциягә кушылырга һәм...
      285
      0
      0
    • 26 май 2016 - 12:16
      Бүген Азнакай районы җирлегендә – Әсәй мәдәният йортында медицина хезмәткәрләренең республика конференциясе үтте
      Бүген Азнакай районы җирлегендә - Әсәй мәдәният йортында Татарстанның көньяк-көнчыгыш төбәге фельдшер-акушерлык пунктлары медицина хезмәткәрләренең республика конференциясе үтте. Конференция республикада игълан ителгән яман шеш авырулары белән көрәш елына багышланды. Сәламәтлек саклауның беренчел этапларында яман шешне иртәли ачыклау буенча эшне оештыру хакында республиканың медицина үзәкләре һәм учреждениеләре белгечләренең докладлары тыңланды һәм...
      265
      0
      0
    • 26 май 2016 - 11:22
      Татарстанда яңа газ-мотор ягулыгы станцияләре ачылачак
      Татарстанның Яшел Үзән, Бөгелмә һәм Түбән Кама шәһәрләрендә автомобильләргә метан ягулыгы салу станцияләре ачылачак. Болар үткән гасырның сиксәненче елларыннан соң төзелгән тәүге заманча станцияләр булачак. Бүгенге көндә Татарстанда автомобильләргә ягулык буларак метан сала торган ун компрессорлы станция эшли. Аларда 2012 елда 4,5 миллион куб метр газ сатылган, 2013 елда бу...
      313
      0
      0
    • 26 май 2016 - 10:10
      Бүген район Советының утырышлар залында Азнакай район һәм шәһәр Советларының чираттагы утырышы узды
      Анда 2016 елга Азнакай муниөипаль районы һшм шәһәре бюджеты турындагы карарларга үзгәрешләр кертү; юл хәрәкәте куркынычсызлыгы һәм башка мөһим мәсьәләләр каралып, тиешле карарлар кабул ителде
      270
      0
      0
    • 26 май 2016 - 08:23
      Азнакайда Роспотребнадзор гражданнарга тематик консультация үткәрү оештыра
      Бу дөньяда барыбыз өчен дә иң кадерле һәм яшәвебез мәгънәсе булган балаларны Халыкара яклау көне якынлаша. Шул уңайдан 25 майдан 5 июньгә кадәр Роспотребнадзорның территориаль идарәсе балалар товарлары сыйфаты һәм куркынычсызлыгы мәсьәләләре буенча гражданнарга тематик консультация үткәрү оештыра. Кулланучылар өчен бу көннәрдә 9.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр (төшке ял вакыты...
      273
      0
      0
    • 26 май 2016 - 07:33
      Бүген Азнакай районында терлек азыгы техникасы әзерлеген тикшерү буенча республика комиссиясе уза
      Азнакайлылар печәнгә төште. Татарстан Республикасы муниципаль районнарында азык әзерләү техникасының һәм азыксаклагычларның 2016 ел сезонына әзерлеген тикшерү буенча смотр-конкурслар башланды. Шул уңайдан бүген Азнакай районында республикакүләм комиссия тикшерү уздыра. Комиссия тарафыннан терлек азыгы әзерләү техникасы, вакланган массаны ташу чаралары, сенаж траншеялары тикшерелә. Шулай ук терлек азыгын әзерләү чорында хезмәтне саклау,...
      329
      0
      0
    • 26 май 2016 - 06:28
      Азнакайда сабанчылар ярышты, печәнгә дә төштеләр
      Ел саен сабанчылар ярышын уздыру Азнакай районында матур традициягә керде. Кояш көлеп, тургайлар сайраган иң матур көннәрнең берендә "Марс" хуҗалыгында сабанчылар ярышы узды. - Мондый ярышлар бик кирәк, - ди "Марс" хуҗалыгы хезмәткәре Ильянур Нуриев. (Ул кирәк икән тракторга утыра, кирәк икән сварщик. Кыскасы, кырык төрле һөнәр иясе.) - Без...
      301
      0
      0
    Реклама