Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайда сабанчылар ярышты, печәнгә дә төштеләр

Ел саен сабанчылар ярышын уздыру Азнакай районында матур традициягә керде. Кояш көлеп, тургайлар сайраган иң матур көннәрнең берендә "Марс" хуҗалыгында сабанчылар ярышы узды. - Мондый ярышлар бик кирәк, - ди "Марс" хуҗалыгы хезмәткәре Ильянур Нуриев. (Ул кирәк икән тракторга утыра, кирәк икән сварщик. Кыскасы, кырык төрле һөнәр иясе.) - Без...

Ел саен сабанчылар ярышын уздыру Азнакай районында матур традициягә керде. Кояш көлеп, тургайлар сайраган иң матур көннәрнең берендә "Марс" хуҗалыгында сабанчылар ярышы узды.

- Мондый ярышлар бик кирәк, - ди "Марс" хуҗалыгы хезмәткәре Ильянур Нуриев. (Ул кирәк икән тракторга утыра, кирәк икән сварщик. Кыскасы, кырык төрле һөнәр иясе.) - Без монда башка хуҗалык тракторчылары белән сагынышып күрешәбез, тәҗрибә, яңалыклар белән уртаклашабыз. Әнә "Чатыр тау" хуҗалыгында "Беларусь" артына яңа төр тырма куйганнар. Үзе җиңел, матур эшләнгән, юеш булса да тамырлар эләгеп уралмый, кәсләрне дә әйбәт ваклый.

- Чәчүләр беткәч, менә шулай үз осталыкларыбызны күрсәтеп, рәхәтләнеп бер ял итеп алабыз, - дип сүзгә кушыла "Герой Кәримов Ф.Ш." хуҗалыгының тәҗрибәле механизаторы, елның-елында алдынгы урынны алып килүче Рәис Гарипов.

Бәйгене муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин ачты. Ул язгы кыр эшләрен сыйфатлы башкарып чыккан авыл хуҗалыгы хезмәткәрләренә олы рәхмәтен белдерде, ярышларда уңышлар теләде. Әләм күтәрү хокукы узган елгы бәйгедә җиңүче Рәис Гарипов (" Герой Кәримов Ф.Ш.ис." ҖЧҖ) һәм Ирек Фәтхетдиновка ("Мөстәкыймов ис." хуҗалыгы) бирелде.

Бәйге ике этапта барды. Механизаторлар сөрү һәм туфракны өстән эшкәртүдә көч сынашты.

- Бәйгедә барысы да "энә күзеннән" үткәрелә. Буразналар тигез ятарга, эшкәртү тирәнлеге сантиметрлап туры килергә, техника куркынычсызлыгы кагыйдәләре сакланырга, вакытка да сыешырга кирәк, - ди судья, авыл хуҗалыгы идарәсенең баш инженеры Наил Ситдыйков.

Муниципаль район башлыгы ярышка старт биргәч, басу тракторлар гөрелтесенә күмелде. Егетләрнең тәҗрибәсе дә, осталыгы да зур. Күпереп күтәрелгән чем-кара йомшак җир, тигез буразналар шул хакта сөйли.

Бераздан басудан читтә болынлыкта тансык чалгы кайраган тавыш ишетелде.

- Эх, - дип куйды Кәбир ага Закиров , - Җәйнең бөтен матурлыгы шушы чалгы чыңында бит аның.

Нинди дә булса җаваплы эшне район башлыгы Марсель Шәйдуллин башлап җибәрә. Кулына чалгы алып, иң беренче булып печәнне дә ул чаба башлады. Аннан соң барлык җитәкчеләр дә старт алды. Нык остарганнар болар: киң алдырып, төптән чабалар.

Жюри әгъзалары - тәҗрибәле ветеран-чалгычылар бигрәк таләпчән. Покос араларын сантиметрлап үлчиләр, сәлам биреп калган һәр үлән исәпкә алына. Чалгычылар бәйгесендә беренчелекне район башлыгы урынбасары Наҗәт Нәгыймов алды. Азнакай ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Рөстәм Мофаздалов - икенче, ә авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Миргасим Усманов - өченче урынга чыкты... Әнә шулай азнакайлылар бердәм булып печәнгә төште. Хәерле сәгатьтә!

Сабанчылар да, печәнчеләр дә бәйгедән соң тәмле әбәт белән сыйлангач, кабат мәйданга җыелды. Механизаторлар гер күтәрү, аркан тартышу, кул көрәше кебек спорт ярышларында көч сынашты. Спорт ярышлары үзешчән артистларыбызның күңелле концерт номерлары белән аралашып алып барылды.

Менә бәйгенең иң тантаналы минутлары җитте. Сабан белән сөрүчеләр арасында "Азнакай" АФ" ҖЧҖ нең Урманай бүлекчәсеннән Ленар Садыйков - беренче, шул ук хуҗалыкның Сарлы бүлекчәсеннән Фердинант Исмәгыйлов - икенче, "Габдрахманов Л.Г." КФХдан Альберт Гаффаров - өченче урынны алды. Җирне каплатмыйча эшкәртү бәйгесендә исә "Марс" хуҗалыгыннан Радик Шәймиев - беренче, "Стәрле" ҖЧҖ нән Илнур Җиһаншин - икенче, ә "Тукай" хуҗалыгыннан Инсаф Мияссәров исә лидерлар өчлеген япты.

Нәсимә ФАЗЛЫЕВА

Әлеге чарадан фотосурәтләр белән http://aznakaevo-rt.ru сайтында фотогалереядә таныша аласыз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайда сабанчылар ярышты, печәнгә дә төштеләр