Азнакаево
  • Рус Тат
  • 4 декабрь 2015 яңалыклары

    • 4 декабрь 2015 - 12:34
      Альмира Майшәрип кызы һәм Әнвәр Миңнеәхмәт улы Нәфыйковларның бергә тормыш итүләренә 5 декабрьдә 50 ел тула
      Уразай авылында яшәүче кадерле әти-әниебез Альмира Майшәрип кызы һәм Әнвәр Миңнеәхмәт улы Нәфыйковларның бергә тормыш итүләренә 5 декабрьдә 50 ел тула. Аларны алтын туйлары белән котлыйбыз. Ныклы сәламәтлек, озын гомер, җан тынычлыгы, туган нигезебезнең утын сүндермичә, тигезлектә, безне каршы алып, озатып калып, акыллы киңәшләрегезне биреп озын-озак яшәвегезне телибез. Изге теләкләр...
      1069
      0
      0
    • 4 декабрь 2015 - 12:18
      Патриотик тәрбияне – кече яшьтән
      Бүген Казанда видеоконференция режимында Татарстан Республикасы Президенты каршындагы милләтара һәм конфессияара Советы һәм Россия Федерациясе иҗтимагый палатасының милләтара һәм конфессияара мөнәсәбәтләрне гармонизацияләү буенча комиссиясенең уртак утырышы узды. Анда яшь буынга патриотик һәм рухи тәрбия бирү мәсьәләләре күтәрелде. Әлеге эшне кече яшьтән башларга кирәклегенә басым ясалды. Бу яктан Татарстан тәҗрибәсе илнең...
      598
      0
      0
    • 4 декабрь 2015 - 07:18
      “Маяк” газетасы "Экстремизм проблемаларына каршы иң яхшы журналист эше” республика конкурсында Диплом белән бүләкләнде
      Ике ел рәттән журналистиканың иң олуг премиясе - "Бәллүр каләм"гә һәм башка күп санлы мәртәбәле бүләкләргә лаек булган газетабыз шушы көннәрдә тагын бер шатлыклы хәбәр кичерде: "Республика массакүләм мәгълумат чаралары арасында экстремизм проблемаларына каршы иң яхшы журналист эше" конкурсында "Татмедиа" матбугат һәм масскүләм коммуникацияләр буенча республика агентлыгы Дипломы белән бүләкләнде....
      321
      0
      0
    • 4 декабрь 2015 - 07:08
      Азнакайның юл хезмәте бозлавык һәм кар көртләре белән көрәшергә әзер
      Быелгы кыш көченә кергәнче үк кар-бураннарын кызганмады. Бер көндә бер айлык итеп көртләрен өя. Аннан яңгыр шыбырдап ява да, бозлавык ясап куя. Шуңа күрә коммуналчыларга ноябрь башыннан ук шактый тир түгәргә туры килде. Шәһәр эчендәге юлларның торышы өчен җавап бирүче яшелләндерү һәм төзекләндерү буенча күптармаклы производство предприятиесе кышкы чорга 400...
      385
      0
      0
    • 4 декабрь 2015 - 06:04
      Тормышта гармония булса яхшы
      Котлыйбыз! Суд органнарында озак еллар фидакарь хезмәт куйган, суд системасы үсешенә зур өлеш керткән өчен Азнакай шәһәр суды администраторы Альбина Темирбулатова Россия Федерациясе судьялар Советы Президиумы карары белән икенче дәрәҗә "Тырыш хезмәт өчен" билгесе белән бүләкләнде. Альбина Темирбулатова Азнакай шәһәр судында администратор булып 10 ел эшли. Татарстан Республикасы суд системасында...
      322
      0
      0
    • 4 декабрь 2015 - 05:53
      Шәрипова Назира Закир кызын 85 яшьлек юбилее белән котлыйбыз
      Кадерле әниебез Шәрипова Назира Закир кызын 85 яшьлек юбилее белән котлыйбыз. Озын гомер, ныклы сәламәтлек, күңел тынычлыгы телибез. Син булганга безнең тормыш ямьле, Игътибарың безгә көч бирә. Бәхетле көннәрне озынайтып Яшик әле шулай гел бергә. Балаларың, туганнарың, оныкларың. Азнакай- Нижневартовск-Ижевск
      872
      0
      0
    • 4 декабрь 2015 - 05:06
      Бөкрене кабер генә төзәтә
      Берәүләр акчаны кырык кат тирен түгеп тапканда, икенчеләр җиңел кәсепне үз итә. Соңгы арада районда кибетләрдән әйбер урлау фактлары ешайды. Узган атнада да сәүдә нокталары караклар кулыннан шактый гына зыян күргән. Район эчке эшләр бүлегеннән хәбәр итүләренчә, берәү шәһәр кибетләренең берсеннән 9157 сумлык бер шешә конъяк урлый. Әмма халык әйткәнчә:...
      331
      0
      0
    • 4 декабрь 2015 - 04:37
      Азнакай районында наркоманиягә каршы көрәшәләр
      Бүгенге көндә районда 56 наркоман профилактик учетта тора. Тагын да аянычы: аларның берсе - балигъ булмаган бала. Наркопритон тотып җәзага тартылган азнакайлы да хокук саклау органнарының күзәтүе астында. "Мәк" операциясе барышында оператив-профилактика тикшерүе үткәргәндә наркоманнарның янә бер җыелу урыны ачыкланган һәм учетка алынган. Әнә шулай наркоманиягә каршы көрәшнең туктап торганы...
      317
      0
      0
    • 4 декабрь 2015 - 03:33
      СПИД йокламый, саклану кирәк
      Дөнья җәмәгатьчелеге 1 нче декабрьне Бөтендөнья СПИДка каршы көрәш көне буларак билгеләп үтә. Быел ул "СПИДтан үлемнәргә юл куймаска!" шигаре астында уздырыла. Район үзәк сырхауханәсенең эпидемиология буенча баш табиб урынбасары Светлана Ибраһимова бу хакта түбәндәгеләрне сөйләде: - Россия халкының 40 проценты әлеге проблема миңа кагылмас, дип уйлый. Бу ялгыш фикер....
      343
      0
      0
    Реклама