Исеменнән үк җыр сорап торган Камышлы Күл авылы таулар кочагына сыенып, җыйнаклыгы, төзеклеге белән ерактан юлчыларның күзен иркәләп утыра. Кайчандыр читкә бәхет эзләп чыгып киткәннәр, каладагы ыгы-зыгыдан алҗап, биредә нигез яңарта, авылга яңа сулыш өрә.
Әле менә шаулатып-гөрләтеп авыл бәйрәме уздырдылар. Ел да шулай бер җыелып, булган проблемаларны уртага салып...