Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайда узган “Автоледи-2015” бәйгесендә Альбина Галимуллина җиңде

Бүген җиңел ашина руле артында гүзәл затларыбызның утыруына ияләшеп беттек инде. Әле моннан дистә еллар элек кенә хатын-кызны руль артында күрсәк гаҗәпкә кала идек. Машина кадәр машина йөртергә ничек йөрәге җиткән янәсе?! Ә хәзер юлларда хатын-кыз шоферлар күбрәк тә кебек. Безнең районда да аларның саны арта бара. Шулай да еш...

Бүген җиңел ашина руле артында гүзәл затларыбызның утыруына ияләшеп беттек инде. Әле моннан дистә еллар элек кенә хатын-кызны руль артында күрсәк гаҗәпкә кала идек. Машина кадәр машина йөртергә ничек йөрәге җиткән янәсе?! Ә хәзер юлларда хатын-кыз шоферлар күбрәк тә кебек. Безнең районда да аларның саны арта бара. Шулай да еш кына җәмәгатьчелек гүзәл затларның автомобиль белән идарә итүен ышанмаучылык, хәтта хәвеф белән кабул итә. Бушка борчыла халык, чөнки белгечләр хатын-кызларның өстенлеген исбатлаучы төп дәлилләр дип аларның агрессиясез, ипле идарә итүен, юл хәрәкәте кагыйдәләрен сирәк бозуын атый. Янәсе, хатын-кызның үз-үзен саклау инстинкты бик үсешкән, шуңа да алар тизлек яратмый һәм юлдагы хәлне кискенләштерүдән кача, игътибарлырак була. Кыскасы озаграк булса да, йөртүче тәҗрибәсен туплап, аның асылына төшенсә, ир-ат водительдән һич калышмый гүзәл зат.

Узган шимбәдә үткән "Автоледи-2015" бәйгесенә дә районның иң оста машина йөртүчеләре генә килгән иде.

Ярышучыларның йөртү стажлары төрле - кемдер руль артына яңа гына утырган булса, кемдер "корыч ат"ны ике дистә елдан артык иярли.

- Ул елларда күпләр өчен автомобиль белән идарә итү буй җитмәс хыял гына булып саналса да, үз алдыма "Мин булдырам, барыбер башкарып чыга алам" дигән максат куеп, укырга кердем, - ди 25 ел машина йөртү стажы булган Вәлия Усманова. - Ул вакытта төркемдә нибары өч хатын-кыз идек. Бүген инде юлдагы ике машинаның берсе белән диярлек хатын-кыз идарә итә. Таныклык алдың да, машинага утырып чыгып киттең түгел әле ул, юлны яратырга өйрәнергә кирәк. Руль артына утырган һәркем үзе, пассажирлары һәм юлчылар, җәяүлеләр өчен дә җаваплылык ала. Юл бик зур игътибарлылык, сабырлык, тәрбиялелек, бер-береңә хөрмәт белән карауны сорый.

Бу көнне 13 туташ-ханым "тимер ат" ларын йөгәнләгәндәге осталыкларын күрсәтте. Ярышларның теоретик өлешендә алар алдында юл хәрәкәте кагыйдәләрен ни дәрәҗәдә белүләрен күрсәтү бурычы торды. Нәтиҗәгә дөрес җавапларның саны гына түгел, билетларны чишүгә сарыф ителгән вакыт та йогынты ясады.

Гомумән бүген җәмгыятьтә гүзәл затларның тоткан урыны зур. Бу хакта автоледиларны тәбрикләп, район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Дамир Гыйләҗев та билгеләп үтте.

- Хатын-кыз бүген җәмгыять, гаилә башында торучы да, аны тотучы да. Бүген без тормышны сездән башка күз алдына да китерә алмыйбыз, - диде ул үзенең чыгышында.

Ярышларның икенче этабында исә конкурста катнашучыларга машина йөртү осталыгын күрсәтергә - вакытка катлаулы элементлар булган трасса буйлап үтәргә туры килде. Ярышларның әлеге этабында гүзәл затлар осталык буенча хәтта кайбер ир-атларның борынына чиртә алуларына тагын бер кат ышандырдылар.

- Үз-үзеңне җиңү һәм ир-ат көче таләп иткән өлкәдә тәҗрибә туплау - зур казаныш әлбәттә. Әмма юлда барыбер үтә игътибарлы булу, аек, салкын акыл белән эш итү мөһим, - диде район эчке эшләр бүлеге ЮХИДИ бүлекчәсенең пропаганда буенча инспекторы Илдар Исхаков, машинаны иң шәп йөртүче автоледиларны котлап, һәм бәйгене һәр елдагыча югары дәрәҗәдә оештырган ДОСААФ коллективына, җитәкчесе Гәрәй Хәмидуллинга, иганәчеләргә рәхмәт сүзләрен җиткерде.

Бу көн бәйгедә катнашучылар хәтерендә күңелле бәйрәм булыр калыр, мөгаен: автоледи исеме өчен көрәшүче әниле-кызлы Флера һәм Алина Идрисоваларга кушылып, җырлап-биеп күңел ачты алар!

Бәйге нәтиҗәләренә килгәндә, "Автоледи-2015" исеменә Альбина Галимуллина лаек булды.

- Машина руле артына утырганыма да җиде ел узып киткән. Бу тормышта автомобильсез мөмкин түгел, ул көндәлек мәшәкатьләрне җиңеләйтә. Машинага утырганда "Ходайга тапшырдым, юллар имин булсын" дип чыгып китәм, "Аллага шөкер, кайтым җиттем" дип кайтып керәм. Юлда йөрүче һәркемгә имин юллар телим, - ди җиңү шатлыгыннан балкыган Альбина. Шушы көннәрдә ул район данын башкалабыз Казанда яклаячак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайда узган “Автоледи2015” бәйгесендә Альбина Галимуллина җиңде