Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайның Камышлы Күл авылында кече авыл бәйрәме гөрләп узды

Исеменнән үк җыр сорап торган Камышлы Күл авылы таулар кочагына сыенып, җыйнаклыгы, төзеклеге белән ерактан юлчыларның күзен иркәләп утыра. Кайчандыр читкә бәхет эзләп чыгып киткәннәр, каладагы ыгы-зыгыдан алҗап, биредә нигез яңарта, авылга яңа сулыш өрә. Әле менә шаулатып-гөрләтеп авыл бәйрәме уздырдылар. Ел да шулай бер җыелып, булган проблемаларны уртага салып...

Исеменнән үк җыр сорап торган Камышлы Күл авылы таулар кочагына сыенып, җыйнаклыгы, төзеклеге белән ерактан юлчыларның күзен иркәләп утыра. Кайчандыр читкә бәхет эзләп чыгып киткәннәр, каладагы ыгы-зыгыдан алҗап, биредә нигез яңарта, авылга яңа сулыш өрә.

Әле менә шаулатып-гөрләтеп авыл бәйрәме уздырдылар. Ел да шулай бер җыелып, булган проблемаларны уртага салып сөйләшәләр, аны хәл итү юлларын уйлашалар, уйнап-җырлап, күңел ачалар. Быелгысы исә сугышта һәлак булганнар һәм тыл ветераннары, сугыш чоры балалары хөрмәтенә һәйкәл ачылу белән истәлекле булды.

-Без авылдан яу кырына 39 кеше киттек, уналтыбыз гына әйләнеп кайтты. Бүген аларның рухы шатлана торгандыр. Һәйкәл салуда ярдәм иткән район хакимиятенә һәлак булган авылдашларым исеменнән дә рәхмәтемне белдерәм, - ди 93 яшьлек ветеран Фаздал ага Сәламов. Ул пулемет взводы командиры булып, Мәскәүдән Литвага кадәр барып җиткән, ике тапкыр каты яралана. Җиңү язын аңа туган нигезендә каршыларга яза.

Озак еллар матур гомер кичергән парлар: Гөлнара һәм Әнвәр Сабитовлар, Әнисә һәм Хәмит Вәлиеләр, Гөлсинә һәм Рәфис Галиевләр дә бәйрәмнең үзәгендә булдылар. Аларга атап бик күп җылы теләкләр яңгырады, бүләкләр тапшырылды.

Рәфис ага Галиев - танылган рәссам. Майлы буяулар белән ясалган картиналары, җиз-бакырга чүкеп һәм агачка яныдырып эшләнгән әсәрләре, татарның күренекле шәхесләре барельеф-скульптуралары белән ул республика һәм ил күләмендә үткәрелгән күргәзмәләрдә еш катнаша. Аның эшләренә һәрчак уңай бәя бирелә. Алма агачыннан ерак төшми диләр. Улы - татар эстрадасы йолдызы Равил Галиев, ул бәйрәмгә үз иҗат төркеме белән кайтып, авылдашларына күңелле концерт бүләк итте.

Камышлы Күлдә тормыш әкрен генә үз җае белән ага. Өлкәннәр санаулы гына калган, нигездә урта яшьтәгеләр. Аларның күбесе Азнакайга йөреп эшли. Ихатада умарта тоталар, кош-корт, сарык, кәҗә асрыйлар. Атнага бер тапкыр шәһәрдән автолавка килә.

-26 ел элек килен булып төшкәндә унбишләп кенә хуҗалык бар иде. Хәзер саны утыз тугызга җитте. Авылыбыз җыйнак, матур, тыныч, кешеләре яхшы, тырыш, - ди Рәйсә Сәламова.

Менә төп яшәү чыганагы - чишмәләрен генә төзекләндерәсе бар. Авылны су белән тәэмин итүче торбалары искергән. Шәт, анысын да яңартырлар, республикабызда бу юнәлештә махсус программа эшли. Районыбызда аның буенча 10 млн сумлык су челтәре алыштырылды инде.

Резеда ШӘРИПОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайның Камышлы Күл авылында кече авыл бәйрәме гөрләп узды